Ир-атлар арасында бильярд буенча ярышлар Иске Чәчкап авыл мәдәният йортында узды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин оештырды. Ярышларда Иске Чәчкап, Бәрлебаш, Кошман авылларыннан командалар катнашты. Һәр команда составында дүртәр кеше уйнады. Нәтиҗәдә, Кошманлылар беренче урынны алдылар һәм күчмә кубокка ия булдылар. Бәрлебаш командасы-икенче урында. Өченче урынны Иске Чәчкап авылыннан ир-атлар яулады. Һәр команда арасыннан иң яхшы уенчыны билгеләделәр. Болар-Бәрлебаштан Салават Рәхмәтуллин, Кошманнан Рафис Гыйләҗев, Иске Чәчкаптан Рәсим Сибгатуллин.
Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.
2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү пенсионерның 2021 ел өчен яшәү минимумы күләме 2020 елның шул чорына нисбәтле буларак 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде.
Россия Президентының 2021 елда яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 8,6%ка индексацияләнә.
Татарстанда апрель индексациясе социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы 80 мең артык пенсионерга кагылачак.
Хәрби хезмәткәрләр, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып тора.
Төрле сәбәпләр аркасында җитәрлек хезмәт стажы тупламаган, туендыручысын югалткан, әти-әнисез калган ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әти-әнисе билгеле булмаган инвалид балалар да социаль иминият пенсиясе алучылар исәбенә кертелә.
“Инвалидлык буенча социаль пенсия алучы эшләүче пенсионерларның пенсияләре генә индексацияләнәчәк. Рәсми эшләү факты картлык буенча социаль пенсия алучы пенсионерны индексациядән генә түгел, пенсия алудан тулысынча мәхрүм итә, чөнки пенсионерның эшләү чорыннда пенсия түләү тулысынча туктатыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Бүген 2022 елның 19 мартында Морза Бәрлебаш авылнда Ябалак авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Нәүрүз бәйрәменә багышланган күңелле мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды. Авыл халкы өчен бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Һәр кунак ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйлана алды. Ачык һавада коймак әзерләү бәйрәм чарасының визит карточкасы булды. Балалар бик теләп халык традицион уеннарында катнаштылар. Балалар белән бергә аркан тартышуда өлкәннәр дә үз көчләрен сынады.
Хезмәт кенәгәсе - кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ.
Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.
"Электрон хезмәт кенәгәсенең төп өстенлеге - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.
Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.
Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда бастырып алырга яисә электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саен алачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен тиешле аерма кушылган өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.
Индексация ике этапта узды. 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9 %ка, ә 1 февральдән, Россия Президенты тәкъдиме буенча йөкләмәсе буенча, өстәмә рәвештә 8,6 %ка индексацияләнде.
Индексациядән соң билгеләнгән пенсиянең төгәл күләмен ПФР сайтындагы шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин. Моның өчен "Билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турындагы белешмәгә заказ бирергә" электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки белешмә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалы мөһер белән расланган. Белешмәне бастырып алырга да мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, индексациядән соң һәр пенсионерның пенсиясе ул элек алып килгән пенсия күләменә бәйле рәвештә арта.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.
Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.
Түләү күләме уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, әгәр уллыкка алынган балага 8 яшь тулган яисә ул инвалид булган, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләү һәр бала өчен 156 428,66 сум тәшкил итә.
"Пособиегә хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгеләү турында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Документларның - уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгың, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш.
Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары кергәннән соң 10 эш көне узганчы чыгарыла. Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки мөрәҗәгать итүчедән түләүгә хокукны раслый торган документлар килеп җитмәгән очракта, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне эчендә түләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2022 номерлы карары нигезендә йорт биләмәсе чиге эчендә газ уздыру һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу буенча 80 000 сумнан артмаган факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия үз составында булган гаиләләргә бирелә:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары,
- I һәм II төркем инвалидлар - бала - инвалид, шулай ук
- Күп балалы гаиләләргә,
- кереме бер кешегә 10 000,0 сумнан кимрәк булган гаиләләргә;
- айга 10 000,01 сумнан 19 000,0 сумга кадәр керемле гаиләләргә 60 000 сумга кадәр субсидия бирелә.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия бер йорт биләмәсенә бер тапкыр бирелә.
Исәп-хисапта тотылган чыгымнар исәпкә алына:
-җир кишәрлеге чикләре эчендә газлаштыру буенча проект һәм төзелеш-монтаж эшләре (газ кертүләрне һәм йорт эчендәге газ челтәрләрен төзү),
- йорт эчендәге газ җиһазларын (һәр төрнең кимендә исеме) һәм газ исәпләү приборларын сатып алу. Бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турында гариза анда даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак урын милекчесен яшәү урыны буенча социаль яклау органнары 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшыра ала.
Бер тапкыр субсидия бирү өчен кирәкле документлар исемлеге:
2021 елның 21 апреленнән соң махсуслаштырылган оешма тарафыннан төзелгән йорт биләмәсе
чикләре эчендә газ үткәрү эшләрен башкаруга подряд шартнамәсе;
йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр акты;
йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алынган йорт биләмәсе чикләре эчендә газ уздыру буенча
башкарылган эшләр өчен түләүне, паспортларның күчермәләре белән бергә, раслый торган документ;
төзелеп беткән объектны газ бүлү системасы объектын кабул итү акты яисә тоташтыру (технологик тоташтыру) турында акт;
күчемсез мөлкәтнең Бердәм дәүләт реестрында хокук билгели торган торак урынына хокуклы документ;
гариза бирүченең гаилә әгъзаларыннан (ялгыз яшәүче гражданнардан тыш) аларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык бирүнең һәм шәхси мәгълүматларны тапшырганда мөрәҗәгать итүченең аларның исеменнән эш итәргә вәкаләтле булуын раслый торган документлар (ирекле формада).
Бер тапкыр бирелә торган субсидия гаилә керемнәрен исәпкә алып бирелә торган заявкалар өстәмә рәвештә керемнәр турында документлар да бирә.
Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә.
Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү - ул Пенсия фондының иң еш сорала торган хезмәт күрсәтүләреннән берсе. Бу документны алу өчен күпчелек очракта гражданнар Пенсия фондының территориаль органнарына килеп мөрәҗәгать итә. Әмма моның өчен фондка килү мәҗбүри түгел. Бүген бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе һәм расланган исәп язуы булу җитә.
Пенсия төре һәм күләме (детализация белән) һәм билгеләнгән социаль түләүләр турында белешмәне дистанцион рәвештә алу өчен, Россия Пенсия фонды сайтында яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында "Шәхси кабинет"ка керергә кирәк. Белешмә Пенсия фонды төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланачак.
Гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында раслаган исәп язуы булмаган очракта белешмә алу өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
“Пенсия фонды аша башкарылучы түләүләр (пенсияләр күләме, ЕДВ, карау буенча компенсация түләүләре) турында белешмәләр кирәк булган оешмалар кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә ведомствоара электрон хезмәттәшлек каналлары буенча соратып ала", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Гражданнарга халыкны социаль яклау органнарына, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, медицина учреждениеләренә һәм башка оешмаларга тапшырырга кирәкле белешмәләр алу өчен Пенсия фондынының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Сорауларга җавапларны гражданнар белән хезмәттәшлекнең Бердәм контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин - 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай).
2022 елның 3 мартында Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Олы Урсак авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 5 кеше мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү барышында җир пайларыннан файдаланган өчен түләү, административ җаваплылыкка тарту, инвалидка ярдәм күрсәтү һәм башка сораулар каралды.
Район прокуроры А.Р. Сөләйманов тарафыннан хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, башка ярдәм күрсәтелде.
Бер язма мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм аны карау нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать итүчегә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы судка Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәнфәгатьләрендә җинаять кылган өчен хөкем ителгән җирле кешене, зыян күрүчене дәвалауга тотылган 59 мең сум күләмендә акча түләттерү турында мөрәҗәгать итте.
Дәгъва гаризасы район судының законлы көченә кергән карары нигезендә прокурор тарафыннан тапшырылган, алар 24 яшьлек ир РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 1 өлеше буенча (зат, идарәче автомобиль, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән) хөкем ителгән.
Сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан әлеге җинаятьтән зыян күрүчегә «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән, ул Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары исәбеннән иминият медицина компаниясе тарафыннан түләнгән.
Шуның белән бәйле рәвештә, район прокуроры Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәнфәгатьләрендә Кайбыч район судына хөкем ителгәннән зыян күрүчене дәвалауга тотылган 59 мең сум күләмендә акча түләттерү турында дәгъва гаризасы җибәрде.
Дәгъва гаризасы каралуда.
ТР Кайбыч районы прокуратурасы