Ноябрьнең беренче көннәре ял көннәре дип игълан ителүгә карамастан, Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Клиентлар хезмәтләре 1,2,3 ноябрьдә гадәти режимда алдан язылу буенча эшләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының барлык төр хезмәтләре дә гражданның шәхси кабинеты аша күрсәтелә. Пенсия фондына үзегезгә килергә кирәк булган очракта, гражданинның шәхси кабинеты аша яисә контакт-үзәкнең 8-800-6-000-000 номеры буенча алдан язылып килергә мөмкин.
Шунысын искәртү зарур, барлык түләүләр китерү оешмаларына бернинди тоткарлыксыз һәм үзгәрешләрсез күчерелә.
Ноябрь бәйрәмнәрендә пенсияләрен почта бүлекчәләре аша алучыларга пенсияләре ял көненнән алда килгән эш көнендә китерелә. Кредит учрежденияләре һәм китерү хезмәтләренең түләү графигында үзгәрешләр юк.
Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Кайбыч районы прокуратурасы төрле чаралар үткәрә.
Шулай итеп, Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Олы Кайбыч урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Россия прокуратурасы барлыкка килү тарихына багышланган лекция-әңгәмә үткәрде.
Яшь белгеч үз докладында Россия прокуратурасын формалаштыру тарихы, прокуратура эшчәнлегенең төрлелеге һәм юнәлешләре турында сөйләде.
Шулай ук ул үз чыгышында хәзерге җәмгыятьтә прокуратураның роле арту сәбәпләрен дә ачты. Очрашу темасы укучыларда зур кызыксыну уятты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны
бирделәр һәм әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Прокуратура хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән мондый очрашулар дәвам итәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан ветераннарга бер тапкыр 50 мең сум акча түләячәк.
Әлеге акча Россия Федерациясе, Латвия Республикасы, Литва Республикасы, Эстония Республикасы, Абхазия Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы, Приднестровье территорияләрендә даими яшәп, “Ленинградны саклаган өчен” медале яисә “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә.
“Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан 50 мең сум акчаны Республикада “Ленинградны саклаган өчен” медале яисә “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән 137 кеше алачак. Түләү автомат рәвештә, гражданнардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә ноябрь ае пенсиясе белән биреләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүгә Татарстанга Федераль бюджеттан 6 миллион сум акча бүленеп бирелгән.
Салым салына торган мөлкәт һәм аның хуҗасы (мөлкәт характеристикаларын, салым базасын, Хокук иясе, ия булу чорын да кертеп) турында белешмәләр салым органнарына физик затларның яшәү урыны (тору урыны) буенча теркәлүен (миграция учетын), физик затларның гражданлык хәле актларын теркәүне, дәүләт кадастр исәбен һәм Күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнар, транспорт чараларын теркәүне гамәлгә ашыручы органнар, опека һәм попечительлек органнары, опека һәм попечительлек органнары (учреждениеләр)тапшыра., нотариус һәм нотариуслар, Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен таныклаучы документларны бирү һәм алыштыруны гамәлгә ашыручы органнар. Югарыда санап үтелгән теркәү органнары мөлкәткә салым салу максатларында кулланыла торган әлеге белешмәләрнең дөреслеге, тулылыгы һәм актуальлеге өчен җаваплы. Күрсәтелгән органнар үзләренең мәгълүмат ресурсларында (реестрларда, кадастрларда, регистрларда һ.б.) булган мәгълүматлар нигезендә салым хезмәтенә мәгълүмат тапшыралар.
Салым түләүче фикеренчә, салым хәбәрнамәсендә милек объекты яки аның хуҗасы (шул исәптән объектка ия булган очракта, салым базасы) турында актуаль булмаган (төгәл булмаган) мәгълүмат булса, аны тикшерү һәм актуальләштерү өчен салым органнарына теләсә нинди уңайлы ысул белән мөрәҗәгать итәргә кирәк:
1) «салым түләүченең шәхси кабинеты» кулланучылар өчен-салым түләүченең шәхси кабинеты аша;
2) башка затлар өчен: теләсә кайсы салым инспекциясенә шәхси мөрәҗәгать итү юлы белән йә почта элемтәсе юлы белән яки Россия Федераль салым хезмәтенең интернет-сервисыннан файдаланып, «Россия ФСХЫНА мөрәҗәгать итәргә».
Гомуми кагыйдә буенча, салым органына салымнарны яңадан исәпләү һәм салым белдерү кәгазен үзгәртү өчен законнарда билгеләнгән нигезләрнең булуын/булмавын раслау (теркәү органнарына запрос җибәрү, салым ташламалары булу турында мәгълүматны тикшерү, актуаль салым базасын куллана башлау датасын билгеләү һ.б.), алынган мәгълүматларны эшкәртү һәм мәгълүмат ресурсларына кирәкле үзгәрешләр кертү (мәгълүматлар базасы, бюджет белән исәп-хисап карточкалары һ. б.) таләп ителә.
Салым (салым) яңадан исәпләү һәм яңа салым белдерүен формалаштыру өчен нигезләр булган очракта, салым инспекциясе 30 көннән дә соңга калмыйча (аерым очракларда күрсәтелгән срок 30 көннән дә соңга калмыйча озайтылырга мөмкин
2022 елның гыйнварыннан «балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законда билгеләнгән социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россия Федерациясе Пенсия фондына тапшырыла.
Шулай итеп, билгеләү:
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиеләр, йөклелек чорында эштән азат ителгән хатын-кызларга, йөклелек һәм бала табу буенча отпускка киткән затларга һәм оешмаларны юкка чыгару, физик затлар тарафыннан индивидуаль эшкуарлар сыйфатында эшчәнлек туктатылу, хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариусларның вәкаләтләре туктатылу һәм адвокат статусы туктатылу сәбәпле, бала карау буенча отпуск чорында эштән азат ителгән затларга айлык пособие һәм адвокат статусы;
Вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә, шул исәптән көндезге формада белем алучыга мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиешле затларга бер тапкыр бирелә торган пособие һәм бала карау буенча айлык пособие бирү тәртибе турында;
Чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие;
Чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие,
2022 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Отделение Пенсионного фонда России по Республике Татарстан сообщает, что в соответствии с внесенными в действующее законодательство изменениями гражданине могут воспользоваться правом на запрет рассмотрения заявлений о его переходе к другому страховщику (им может быть как ПФР, так и НПФ, входящий в систему гарантирования), поданного любым способом, за исключением подачи гражданином лично. Таким образом все заявления поданным иным способом рассматриваться не будут.
Владелец пенсионных накоплений при желании сможет снять такой запрет, также подав соответствующее уведомление об отзыве «уведомление о запрете» в ПФР. Каждый владелец пенсионных накоплений может воспользоваться этим правом на запрет.
Соответствующие уведомления подаются гражданином в клиентскую службу ПФР лично или через представителя, действующего на основании нотариально удостоверенной доверенности.
Напоминаем, что установлен запрет на привлечение негосударственным пенсионным фондом посредников для заключения договора об обязательном пенсионном страховании. НПФы должны напрямую работать с клиентами по вопросам заключения договоров и перевода средств пенсионных накоплений в рамках обязательного пенсионного страхования.
Внесенные изменения направлены на то, чтобы дополнительно защитить права граждан и обезопасить их от неправомерного перевода средств.
В настоящее время гражданин может менять страховщика, управляющий его пенсионными накоплениями (ПФР или НПФ) один раз в пять лет без потери инвестиционного дохода. Заявление о переводе можно подать лично в клиентской службе ПФР или через представителя, действующего на основании нотариально удостоверенной доверенности, либо через личный кабинет на портале госуслуг с использованием усиленной квалифицированной подписи. Если это происходит досрочно, то накопленный с момента предыдущего перехода или последней пятилетней фиксации доход теряется.
Узнать, кто является страховщиком ваших пенсионных накоплений можно в личном кабинете на портале госуслуг или сайте ПФР. Там же можно заказать выписку о состоянии индивидуального лицевого счета. В ней есть вся информация о том, кто управляет накоплениями, а также указана сумма дохода от инвестирования.
Агымдагы елның 1-нче октябреннән Республика пенсия фонды составына Россиянең Байконур шәһәре буенча Бүлекчәсе кушылды. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Хэзер Байконур шәһәре территориясендә барлык пенсияләрне һәм социаль түләүләрне билгеләү буенча вәкаләтләрне тулысынча Татарстан Пенсия фонды тормышка ашыра, болар:
-пенсия билгеләү һәм түләү
-Федераль социаль өстәмә түләүләр билгеләү һәм түләү
-80 яшьтән өлкән кешене, I-нче төркем инвалидны яки инвалид баланы караган өчен компенсация билгеләү һәм түләү
-ана капиталы акчасы хисабына айлык акчалата пособие билгеләү һәм түләү
-йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениясендә исәпкә баскан хатын-кызларга ай саен бирелә торган пособие, 8 яшьтән17 яшькәчә балаларга пособие билгеләү һәм түләү
Шунысын искәртү зарур, Россия Пенсия фонды Идарәсе тарафыннан Татарстан Пенсия Бүлекчәсенә вәкаләтләр йөкләү Байконурда яшәүчеләргә социаль хезмәтләр күрсәтелүдә чагылыш тапмый. Барлык хезмәтләр вакытында һәм тулы күләмдә башкарылачак.
Моннан 14 ел элек кебек үк, ана (гаилә) капиталына сертификат алучыларның сертификат акчасын торак шартларын яхшыртуына юнәлдерүе иң популяр юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
“Демография милли проект кысаларында дәүләт программасы гаиләгә кергәннән бирле ана капиталы акчаларын файдаланырга карар кылган гаиләләрнең 88,2 проценты (258 мең гаилә) акчаны торак шартларын яхшыртуга, 2,4 % (5 мең гаилә) икенче балага айлык акчалата түләү рәсмиләштергән, 9,3% балаларга белем бирүгә тоткан. Бары 71 кеше генә ана капиталы акчасын ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешен арттыру өчен файдаланган. 2007 елдан Республикада ана капиталына 346 мең сертификат бирелгән.
Узган елның 1 нче гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталына сертификат алу хокук бирелде. Андыйлар быел гаилә бюджетларын 483 881 сумга арттыра алды. 2020 елдан башлап икенче балалары туган гаиләләр өчен ана капиталы суммасына тагын 150 550 сум өстәлде һәм гомуми сумма 639 431 сум тәшкил итте.
Сертификат рәсмиләштерүне гадиләштерү максатында быелның апреленнән Россия Федерациясе Пенсия Фонды ана капиталына сертификатны проактив рәвештә , ягъни гаиләләрдән гариза алмыйча гына бирә башлады. Апрельдән бүгенгегә 47618 сертификат проактив режимда тапшырылды.
“Бала туганнан соң ук ана капиталына сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә аның акчасыннан Пенсия Фондына мөрәжәгать итеп тормыйча да файдалана башлый ала” дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Ана капиталыннан файдалану өчен гаризаны Пенсия Фондының es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша , күпфункцияле үзәктә , шулай ук торак алу өчен кредит алынган банкта, шулай ук Пенсия Фондының территориаль органына мөрәжәгать итергә мөмкин. Бу очракта мөрәжәгать итүченең рәсми теркәлү һәм яшәү урыны мөһим түгел.
Әлеге төр хезмәт күрсәтелә башлаганнан алып бүгенгәчә Пенсия фонды органнарына мөрәжәгать итмичә, кредит учрежденияләре аша торак шартларын яхшыртуга кредит алу өчен 5275 гариза тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез: ана капиталына бәйле барлык исәп-хисап акча күчерү юлы белән генә башкарыла, сертификатны акчалата алу закон нигезендә тыела.
Хөрмәтле Альберт Илгизәр Улы ! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Тормышыгыз имин булсын. Уңышлы хезмәт эшчәнлеге, барлык башлангычларда да максатчанлык телибез. Югары күрсәткечләр һәм прогрессив казанышлар юлдаш булсын. Сезгә ныклы саулык, бехет, шатлык-куанычлар телибез.
Мәктәп укучыларына 10000 сум акча алу өчен әлегә кадәр гариза тапшырмаган ата-аналар гариза белән 2021 елның 31 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.Бу хакта Пенсия фондыныңТатарстан Бyлекчәсе хәбәр итә.
Гаризаны 6 яшьтэн 18 яшькәчә балалары булган гаиләләр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябренә, ә 18 яшь2021 елның 3 июленнән соң тулган очракта яза ала.
Әлеге туләү укуларын гомум белем бирү программасы буенча дәвам итүе 18 яшьтэн 23 яшькәчә инвалидларга hәм сәламәтлекләре чикле гражданнар өчен дәкаралган. Балаларның һәм ата-аналарның, уллыкка алучы яисә попечительләрнең Россия гражданнары булулары һәм Россия территориясендә яшәүләре дә төп шартларның берсе булып тора.
“Акча әлеге яшь аралыгындагы балаларга гаиләнең кеременә бәйсез рәвештә билгеләнә һәм социаль ярдәмнең башка төрләнең билгеләгәндә исәпкә алынмый, гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Акча ул Россия терриясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының банк картасы яисә карточкасыз счет (саклык кенәгәсе) булырга мөмкин,” – дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Россия Пенсия фондының л сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru