ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

2021-2024 елларга Коррупциягә каршы торуның милли планы расланды.

 

      Россия Федерациясе Президентының 16.08.20021 ел, № 478 Указы белән» 2021-2024 елларга коррупциягә каршы тору милли планы" расланды, аның нигезендә коррупцияне кисәтүгә һәм аңа каршы көрәшкә, шулай ук коррупцион хокук бозулар нәтиҗәләрен минимальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар расланды.

      Аерым алганда, план нигезендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары депутатларына коррупцион хокук бозулар кылуга тарту очраклары турында прокуратура органнарына хәбәр итү бурычын йөкләү каралган;

      "Интернет" челтәрендә урнаштырылган керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү тәртибен камилләштерергә;

       федераль дәүләт хезмәтенә керү һәм аның аерым федераль дәүләт органнарында узуын тыюны (аларның эшчәнлеге үзенчәлегеннән чыгып), Россия Федерациясе        Җинаять кодексының 76.2 статьясы нигезендә суд штрафын билгеләп, коррупция юнәлешендәге җинаятьләр кылган өчен җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән гражданнар өчен хезмәт килешүе буенча эшкә алуны тыюны билгеләү;

         коррупция юнәлешендәге җинаятьләр кылган өчен түләнмәгән хөкем ителмәгән затларга унитар предприятиеләргә һәм муниципаль учреждениеләргә җитәкче вазифага билгеләү тәртибен чикләргә (реабилитацияләү нигезләре буенча җинаять эзәрлекләве туктатылган очраклардан тыш);

        коррупциягә каршы тору өлкәсендә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда прокурорларның банк серен тәшкил итүче белешмәләрне алуга кагылышлы мәсьәләләрне хокукый җайга салуны камилләштерү;

        шулай ук керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматны кабул итәргә, автомат рәвештә эшкәртергә, мондый мәгълүматларны анализларга һәм аларны саклауга мөмкинлек бирә торган цифрлы технологияләр булдырырга һәм гамәлгә кертергә кирәк;

         җәмгыятьтә коррупциягә каршы стандартларны популярлаштыруга юнәлдерелгән "Интернет" челтәрендә контент булдыруны һәм таратуны тәэмин итәргә.

 

 


27
август, 2021 ел
җомга

    2021 елның 2 сентябрендә 13 сәгатьтә Кайбыч районы прокуратурасы бинасында Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов А.Р., РФ Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегенең өлкән суд приставы Насыров Э.К. белән берлектә алимент, хезмәт хакы, пенсия һәм пособиеләр түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.

 

ТР Кайбыч районы прокуратурасы

Кайбыч районы прокуратурасы миграция өлкәсендәге законнарның үтәлешенә күзәтчелек кысаларында Мәлки авылындагы чит ил гражданнарын исәпкә кую турында мәгълүматны тикшерде.

Тикшерү барышында Үзбәкстаннан килгән 2 гражданны исәпкә алу факты ачыкланды.

Әлеге затларны миграция исәбенә кую йорт милекчесенең анда чит ил гражданнары булу нияте турында белә торып ялган мәгълүматлар булган документлар нигезендә башкарылган, чит ил гражданнары әлеге документларда торак йортка кертелмәгән һәм яшәмәгән.

Шулай итеп, «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны миграция исәбенә алу турында» Федераль закон таләпләре бозылды, чөнки вәкаләтле органнар чит ил гражданнарының миграция исәбен үтәвен һәм аларның Россия Федерациясе территориясендә күчүен контрольдә тоту мөмкинлегеннән мәхрүм ителде.

Әлеге хәлләрне исәпкә алып, тикшерү материаллары, процессуаль карар кабул итү өчен, РФ Җинаять кодексының 37 маддәсенең 2 өлеше 2 пункты нигезендә, район прокуроры тарафыннан алдан тикшерү органына җибәрелде.

Аларны карау нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 322.3 статьясында каралган җинаять билгеләре буенча (Россия Федерациясендә торак урынында чит ил гражданын исәпкә алу буенча ялган рәвештә кую) җинаять эше кузгатылды.

Җинаять эшен тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре район прокуратурасына контрольгә алынды.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 

 


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның  сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.

         Бу акчаны Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясе алучы хәрби һәм көч ведомстволары пенсионерлары да алачак (фиксацияләнгән түләү исәпкә алынмый).

         “Пенсионер алган әлеге акчалата түләү аңа башка төр түләүләр һәм социаль ведомстволар күрсәтә торган социаль ярдәм чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмый.  Бу акчадан суд карарлары  һәм башкарма документлар нигезендә тотып калулар башкарылмый. Президент бу акчаларны якланган түләү дип бәяләде”, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

        Шунысын искәртү зарур, бер тапкыр бирелүче әлеге акчаны алу өчен Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итергә кирәкми, түләү автомат рәвештә билгеләнә, пенсионер пенсия ала торган китерү оешмаларына җибәрелә һәм пенсия ала торган көнне түләнә. 2021 елның сентябрендә 10000 сум акча түләнмәгән очракта акча алдагы айларда күчереләчәк.

          Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 1120000 пенсионер алачак.


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

   Бүгенге көндә халыкның күпчелек өлеше хезмәт күрсәтүләрдән гадәти форматта учреждениегә барып, кәгазь формасында бик күп документлар җыеп файдалануны өстен күрә. Шулай итеп, документларны тутыруга, төрле ведомстволарга баруга шактый вакыт сарыф ителә. Хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвештә алу бу проблемаларны юкка чыгара.

Электрон хезмәтләр дигәндә хакимият органнары һәм халык арасында үзара хезмәттәшлекнең хезмәт алу өчен гариза һәм кирәкле документлар тапшыру Интернет аша электрон рәвештә башкарыла торган формасы аңлашыла. Карар кабул итү йомгаклары буенча мөрәҗәгать итүчегә нәтиҗә электрон документ формасында бирелегә мөмкин.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatatstan.ru) хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат алырга һәм электрон сервислардан файдаланырга мөмкин.

Хезмәтләр алу өчен кирәкле документлар әзерләүгә вакытны янга калдырыгыз, электрон рәвештә гариза бирегез һәм аларның статусын"өйдән чыкмыйча гына" күзәтегез.

  •  Хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре ачык һәм үтә күренмәле
  •  Чиратта тормау Сезнең вакытыгызны экономияли
  • Электрон хезмәтләрне башкару барышын контрольдә тоту мөмкинлеге

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru, Дәүләт хезмәтләре федераль порталында gosuslugi.ru теркәлегезһәм электрон хезмәтләрдән хәзерүк файдалана алачаксыз.

Авыл җирлекләре тарафыннан  электрон рәвештә башкарыла торганмуниципальх езмәтләр исемлеге:

1.   Адреслар бирү, үзгәртү һәм гамәлдән чыгару

2.  Яшел утыртмаларны кисү хокукына рөхсәт бирү

Хезмәтләрнең тулы исемлеге белән турыдан-туры Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru һәм район сайтында танышырга булаhttps://kaybici.tatarstan.ru/.

 


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар кысаларында төрле социаль түләүләрне гамәлгә ашыра: аларга – айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО) һәм өстәмә материаль тәэминат (ДМО) керә.

       Айлык акчалата түләү - Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан түбәндәге категориягә караган гражданнарга бирелә торган социаль түләү. Алар:

  • Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан җәрәкәтләр ветераннары;
  • инвалидлар, инвалид балалар;
  • фашизмның балигъ булмаган тоткыннары;
  • радиация тәэсирендә зыян күрүчеләр.

   Пенсия фонды сайтының  “Социаль түләүләр” бүлегендә айлык акчалата түләү алуга хокукы булганнарның тулы исемлеге бирелә.

   Айлык акчалата түләү гариза нигезендә билгеләнә. Гаризаны Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук  фондның теләсә кайсы территориаль фондына яисә күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

   2020 елның 28 июленнңн – Россия хезмәт Министрлыгының 327н саны приказы көченә кергәннән соң, инвалидлыклары булган гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итмиләр, чөнки инвалидлар һәм инвалид балаларга инвалидлык инвалид дип табылган гражданинның каралу акты чыгарылмасы нигезендә билгеләнә, әлеге мәгълүмат  “Инвалидларның Федераль Реестры” дигән Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан алына.

    Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча кабул ителгән тәртибе буенча 2021 елның 1 октябренә кадәр (РФ хөкүмәтенең 2021 еоның 11 февралендә кабул ителгән 155 номерлы карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләүне  озынайту өчен Пенсия фондына килергә кирәкми.

    Гражданин бер законда каралган берничә төр акчалата түләү алу хокукына ия булган очракта, түләү аларның отышлы вариантын сайлап, берсе буенча гына башкарыла. Айлык акчалата түләү елга бер тапкыр, 1 февральдә индексацияләнә.

    Татарстанда 322558 кеше айлык акчалата түләү ала.

    Федераль законнар кысаларында ташламалар һәм социаль ярдәмгә хокукы булган, ярдәмнең акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрҗьә кадәр фикерләрен үзгәртү хакындагы гаризаны территориаль органнарга, күпфункцияле үзәккә килеп яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша тапшыра алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә була.

    Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә:

  • рецепт буенча медицинада кулланучы дару препаратлары; рецепт буенча медицина изделияләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануы махсуслаштырылган изделиеләр;
  • төп авыруларны кисәтү өчен шифаханәләргә путевкалар;
  • дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару-кайту, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү.

Өстәмә айлык материаль тәэминат (ДЕМО) аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган түләү. Материаль тәэминат алу хокукына яшәү урыннарына бәйсез рәвештә бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына ия. Категориясенә карап түләү күләме 500 яисә 1000 сум тәшкил итә.

1000 сум күләмендә өстәмә материаль тәэминат

  • Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына;
  • Сугышчан җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калучыларга;
  • Канцлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри  тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарына бирелә.

     Татарстанда 1661 кеше өстәмә материаль тәэминат ала.

     500 сум өстәмә материаль тәэминат түбәндәге категорияләргә түләнә:

  • Хәрәкәттәге армия составына кермәгән сугышчан частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында 1941 елның 22 июненән 1945 елның 3 сентябренә кадәр 6 ай хезмәт иткән хәрбиләргә, шулай ук әлеге чорда СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләргә;
  • Сугыш чорында һәлак булучыларның тол калган хатыннарына;
  • Бөек Ватан  сугышы инвалидларының тол калган хатыннарына;
  • “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе бнлән бүләкләнүчеләргә;
  • Нацист канцлагерьлары, төрмәләре һәм геттоның балигъ булмаган тоткыннарына.

         ДЕМОны 500 сум күләмендә Татарстан Республикасында 1710 кеше ала.

        Бу акчаны Пенсия фонды гражданнарга пенсия белән бергә түли. Өстәмә материаль тәэминат хокукларыннан файдаланучыларга яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә тәэминатка хокуклы кеше пенсия яшенә җитмәгән булса, Пенсия фондының территориаль органнары бу төр түләүне билгели һәм түли. Түләүгә хокукы булган Россия гражданины даими рәвештә чит илдә яшәсә, түләү Россия Пенсия фонды аша башкарыла.

       Берьюлы берничә өстәмә түләүгә хокукы булучыларга ул бары бер, гражданнар өчен отышлы вариант буенча гына билгеләнә.

       Өстәмә материаль тәэминат (ДМО) – Россия Федерациясенең законнар җыелмасы яктылыгында билгеләнеп, пенсиягә өстәлә торган түләү. Иң зур күләмдә өстәмә түләү Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Дан Орденының өч дәрәҗәсе ияләренә, шулай ук Россия Федерациясе Герое, Изге Апостол Андрей Первозванный Ордены яки 1 дәрәҗә  “Ватан алдындагы казанышлары”  өчен ордены белән бүләкләнгән пенсионерларга бирелә

        Өстәмә түләү иминият пенсиясенә өстәлә һәм һәр категория өчен аерым күләмдә билгеләнә һәм пенсия белән бергә түләнә.

        Татарстан Республикасында  әлеге категориягә караучыларның 13е Социалистик Хезмәт Геройлары.

        Игътибар: Өстәмә материаль тәэминат түләүле эш башкарган чорда түләнми.


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 6 аенда Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе гражданнарның хокукый дәвамчыларына  58 млн. сум акча түләде.

        Вафат булучы  иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын алу өчен гариза язарга кирәк.

       Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытында пенсия тупланмалары РФ Пенсия фонды аша формалаштырылса, гариза  Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органында кабул ителә һәм акча Россия Пенсия фонды аша түләнә. Пенсия тупланмалары Россия Пенсия фондында формалаштырган туганнарының  вафат булуыннан соң 6 ай дәвамында Пенсия фонды аларның хокук дәвамчылары  тапшырылган документларны бергә туплый. Җиденче ай дәвамында пенсия тупланмаларын түләү яисә хокук дәвамчыларының мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.Акча карар чыгарылган айдан соң килүче айның 20 сеннән соңга калмыйча күчерелә.

       Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытына пенсия тупланмалары  дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында формалаштырылган очракта, хокук дәвамчылары гаризаларын дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына тапшыра һәм акча да шул фонд аша түләнә.

       Шунысын истән чыгармаска кирәк: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча хокук дәвамчыларының мөрәҗәгать итү вакытлары чикләнә. Гариза вафат булучының үлеменнән соң 6 ай узганчы тапшырылырга тиеш. 6 айдан соң хокук дәвамчысы булу фактын суд аша исбатларга туры киләчәк.

         Вафат булган иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын түләүгә кагылышлы мәгълүматны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә, шулай ук Россия Пенсия фондының интернет сайтында танышырга мөмкин.

Бу атнадан башлап Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүләрне күчерә башлады.

       Исегезгә төшерәбез, бу төр түләүне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь, указга кул куелу вакыты – 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган балалар, шулай ук мәктәп программасы буенча белем алуны дәвам итүче физик мөмкинлекләре чикле гражданнар ала.

       Гаризалар 3 ай дәвамында – октябрь ахрына кадәр кабул ителә. Акча гариза белән мөрәҗәгать итүче гаризасында күрсәткән исәп счетына күчерелә. Ул Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының картасыз счеты (саклык кенәгәсе яисә) банк картасы булырга мөмкин.

      Белешмә өчен: 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны Татарстанда яшәүче 563 000 бала алачак. Түләүләрнең гомуми күләме 5,63 млрд. cум тәшкил итә.


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул  20588 сум тәшкил итә.

Бер айда регионда балалар өчен узган елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимум күләмендә акча түләнә. Татарстанда әлеге сумма 9719 сумга тигез.

Түләү алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән  эшләү хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә кабул ителә, электрон вариантны  Пенсия фонды сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында тапшырыла. Гариза белән бала туганнан соң өч ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы мөһим – түләү башта бер елга гына билгеләнә. Гаилә алга таба да  ана капиталы исәбеннән  айлык түләү алырга  планлаштырган очракта кабат гариза белән мөрәҗәгать  итергә кирәк була.

 Гаилә түләү сорап туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать  итсә,  түләү бала туган көннән билгеләнә. Бала туганнан соң мөрәҗәгать иткәнгә кадәр узган айлар өчен тиешле сумма ананың исәп счетына күчерелә.Гариза балага 6 ай тулганнан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткан көннән исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, узган елда балалы гаиләләргә тиешле социаль ярдәм  күләме  сизелерлек арттырылды. Президент Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы 2026 ел ахырына кадәр озынайтылды, аның күләме артты, хәзер беренче балалары туган яисә уллыкка бала алган гаиләләр дә ана капиталы алу хокукына ия.

Президент юлламасы буенча ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел ул беренче бала өчен  17 мең сумга артты һәм 483882 сум тәшкил итте. Икенче бала өчен арту 23 мең сум тәшкил итә, беренче бала өчен сертификат алмаган гаиләләр хәзер 639432 сум акча алалар.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификаты проактив рәвештә бирелә башланды. Хәзер сертификат бала туганнан соң автомат рәвештә рәсмиләштерелә, моның өчен ананың гариза язуы соралмый. Ана капиталы алуга хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына гражданлык һәм актларын теркәү хезмәте дәүләт реестрыннан килә. Сертификат  ясалу хакында мәгълүмат Пенсия фондының мәгълүматлар системасында билгеләнә һәм ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Ана капиталына электрон сертификатның кәгазьдәге сертификатка караганда өстенлекле яклары шактый: аны югалтып яисә бозып булмый, димәк, сертификатны кабат ясатуга вакыт сарыф ителми; сертификат хуҗасы андагы мәгълүматлар белән шәхси кабинетта теләсә кайсы вакытта таныша ала.

Бүгенге көндә республикада 40 меңңән артык сертификат проактив режимда бирелде, ягъни аларны сертификат алу хокукы булучылар гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә алды. Шуларның 25300е – 2020 елда, ә 15000 сертификат 2021 елның 6 аенда рәсмиләштерелгән.

Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.

      Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арттырыла торган гадәти индексациядән аермалы буларак, әлеге кабат исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсиягә зуррак сумма өстәлә. Шулай да, кабат исәпләү барышында пенсиянең максималь артуы 2020 ел бәясеннән чыгып исәпләнгән 3 пенсия коэффициенты, ягъни 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты бәясе хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).

      Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсион тупланмалары исәбеннән түләнелүче тупланма пенсия, ашыгыч пенсион түләү һәм берьюлы бирелүче түләү күләме дә арта. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләү фактына караганда (эш бирүчеләрнең пенсион тупланмага күчерә торган акчалары хәзерге вакытта иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелә) идарәчел компанияләрнең акчаларны инвестицияләве нәтиҗәләренә күбрәк бәйле.

      Пенсияләрне кабат  исәпләү 1748 пенсионерга, ашыгыч түләү алучы 1022 һәм тупланма пенсия алучы 1470 пенсионерга кагыла. Аларның айлык түләүләре 2020 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректировка коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланма пенсия өчен ул 9,1 %, пенсия тупланмаларын софинанслау дәүләт программасында катнашучылар алачак ашыгыч пенсион түләүләр өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International