ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

        Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 3 декабрьдә  Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

Кече Кайбыч авылыннан Рамил һәм Гөлнара гаиләсендә җиденче балалары - Илсаф туды.

  Сезне  улыгызның туган көне белән котлыйбыз! Аңа һәм сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар,игелек телибез. Ул һәрвакыт  шундый искиткеч әти-әнисе белән горурланып ,сезне һәрчак  яратып яшәсен. 


1
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Морза Бәрлебаш авылында яшәүче Фәсхетдинов Тәлгать Габделхәй улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы, Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Лазарев Сергей Владимир улы котлады. Аңа нык сәламәтлек, бәхет, иминлек теләделәр.

 Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Шәрәфиева Фәридә Вәли кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны шушы истәлекле көне белән Кайбыч муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар.Алар  юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырдылар һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе  «Әниләр көне»н бәйрәм итүгә багышлап, Ана (гаилә) капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.

Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана (гаилә) капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.

  Кичә 2019 елның 25 ноябрендә Кече Кайбыч мәдәният йортында "Ялкын"тәркеме үзенең "Яшәтәсе иде әнкәйләрне!"дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте.

 


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елда Татарстан Пенсия фонды 15 меңгә якын гаиләгә ана капиталына сертификат бирде. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә сертификат бирүне сорап язылган гаризалар саны республикада 285 меңгә җитте. Ана капиталы ияләренең 80% капитал акчасыннан тулысынча файдаланды, программа гамәлдә булган вакыт эчендә 85 млрд. сум тирәсе акча түләнде.

Ана капиталыннан файдалануның иң популяр юнәлеше - торак шартларын яхшырту, гариза бирүчеләрнең 90% тан артыгы акчаны шул юнәлешкә тоткан. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның ярдәмендә 225 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан. Шуларның 190 меңгә якыны капитал хисабына торак кредитларын өлешчә яки тулысынча каплаган. 35 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит җәлеп итмичә генә яхшырткан.

Моннан тыш, Россия Пенсия фонды балаларны укытуга түләүгә 20 меңнән артык гариза кабул итте. Укыган өчен түләү мөмкинлекләренең артуы программага 2018 ел башыннан ук кертелгән төзәтмәләр белән дә аңлатыла, хәзер гаиләләр мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр белән исәп-хисапны балага 3 яшь тулганны көтмичә дә ясый ала. Нәтиҗәдә, 6 меңнән артык гаилә яңа мөмкинлектән файдаланган.

2018 елдан аз керемле гаиләләр өчен ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу мөмкинлеге тудырылды. 2019 елның 9 аенда республика Пенсия фонды 800 шундый эчтәлектәге гариза кабул иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм 49,5 млн. сум тәшкил итте. Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне сорап 1100дән артык гаилә мөрәҗәгать итте.

Гаиләнең 2019 елда түләү хокукына ия булу-булмавын ачыклау өчен гаиләнең соңгы 12 айда керемнәренең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүлергә, ә аннары, икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүлергә кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Республикасында эшкә яраклы гражданның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булса (2019 елдан-14 034 сум), пенсия фондына ай саен түләүне сорап гариза бирергә мөмкин.

Әлеге түләү балага 1,5 тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен гаризаны бала туганнан соң 6 ай дәвамында бирергә мөмкин – акча шул чор өчен тулысынча түләнәчәк. Гаризаны 6 айдан соң биргән очракта, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана.

Ана капиталыннан алынган түләү күләме гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә бәйле, ул шул төбәктә алдагы елның 2 кварталындагы яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталында баланың яшәү минимумына тигез булачак-8896 сум.

Игътибар итегез, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ана капиталы алу өчен сертификатка хокук бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы зарур. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аннан файдалану вакыт белән чикләнми. 2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә.

Ана капиталы сертификатын алу өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат алу турында гаризаны бала тууга яки уллыкка алынуга ук, соңрак та, мөстәкыйль рәвештә дә, «гражданинның Шәхси кабинеты» аша да гаилә өчен уңайлы булган теләсә кайсы чорда бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, кабинетта ана капиталы программасын гаиләләр өчен уңайлырак итүче электрон сертификатларны рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәтелә. Ана капиталына электрон сертификат алу өчен шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Алга таба, гадәти сертификат булган очракта, гариза бирүчегә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны бары тик бер тапкыр – баланың шәхесен раслаучы документ - туу турында таныклык бирү өчен генә эшләргә кирәк.

Пенсия фонды ана капиталын бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, электрон сертификат гариза бирүченең Шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәреләчәк. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат турында барлык кирәкле белешмәләр тупланган электрон документ та җибәрелә. Бу мәгълүматларны экранда карарга яки чыгартып алырга  мөмкин.

Айлык компенсация түләү

 Хезмәткә яраклы, инвалид баланы карап, эшләмәүче гражданнарга айлык компенсация түләү - балалы гаиләләргә, аерым алганда, инвалид балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе.

18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки 1 төркем инвалидны караучы ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) һәм башка затларга ай саен түләү билгеләнә. Айлык түләү күләме әти-әнигә (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) - 10000 сум, ә башка затларга 1200 сум тәшкил итә.

Инвалид баланы карау чоры караган затның иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпләнә. Бу, караучы затка үзенең иминият пенсиясен алу өчен, пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Ана капиталына сертификат алу  һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия

 26 ноябрьдә Татарстан Пенсия фонды «Әниләр көне» уңаеннан бәйрәм итүгә багышланган Ана капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача. Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

 

    Хөрмәтле Ябалак авыл җирлегендә яшәүчеләр.2019 елның 24 ноябрендә Морза Бәрлебаш авыл клубында "Ялкын"тәркеме үзенең "Яшәтәсе иде әнкәйләрне!"дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итәчәк.

Концерт 18: 00 сәгатьтә башлана

Керү  бушлай


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы  2019 елның 29 ноябрендә 08.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Ябалак авыл җирлеге бинасында Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гыйзәтуллина Мөслимә Фәрит кызы гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Рамилә Галятдин Кызы!

Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә шундый ук матур һәм назлы, ихтирамлы һәм нык, максатка омтылучан  булып калуыгызны телибез. Тормышыгызда бәхетле мизгелләр, җылы очрашулар һәм күңелле комплиментлар күп булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International