Татарстанда Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге вакытлыча гражданнарны кабул итү шартларын үзгәртә.

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.

   Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга телефон аша кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр:
8(843) 222-06-20.

   Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне яклау зарурлыгына бәйле.

   Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне алу өчен сорауларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International