ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хәзер пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша раслап була. Моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе хәбәр итә.

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен закон нигезендә түбәндәге ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары каралган:

-салым ташламалары;

-ел саен уза торган диспансеризациягә бәйле ташламалар;

-хезмәт мәшгульлеген гарантияләүнең өстәмә ташламалары.

Әлеге ташламалардан Пенсия яше алды статусын белешмә нигезендә раслаган гражданнар гына файдаланап ала.

Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итеп, үзеңнең пенсия яше алды статусына ия булу-булмавыңны ачыклау – иң уңайлы һәм җайлы ысул.

Монын өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы исәп язмасы логины һәм пароль ярдәмендә шәхси кабинетка керергә, “Пенсияләр” бүлегендә “Гражданнарның пенсия яше алды категориясенә караганлыгы турында белешмә соратырга” дигән бүлекчәсен билгеләргә, аннан соң мәгълүмат җибәрелергә тиешле органны сайларга кирәк. Ул Россия Федраль салым хезмәте, халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү өлкәсендә Россия Федерациясен дәүләт власте органы яисә эш бирүче булырга мөмкин. Әзер белешмәне электрон поча буенча алып, саклап, чыгартып алып, шулай ук “Мөрәҗәгатьләр тарихы”на кереп карап була.

Белешмәләрне шулай ук күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Илдәге эпидемиологик хәлнең тотрыксыз булуы сәбәпле, Пенсия фондында гражданнар Татарстан Пенсия фондының 8-800-600-0-357 номеры буенча алдан язылып кую юлы белән яисә Пенсия фонды сайты аша кабул ителә.

-Пенсия алды яше статусын раслаучы белешмә алу өчен Пенсия фондына килеп йорергә кирәкми. Кирәкле барлык мәгълүматлар СМЭВ каналлары буенча электрон рәвештә социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелә, - дип аңлатып үтте Россия Пенсия фондының Татартсан Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. - Пенсия алды яшендәгеләргә ташлама алу хокукы бирүче документны кулга алу мәҗбүри түгел, сезгә бары ташлама бирә торган ведомствога гариза белән мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

1964-1966 елларда туган хатын-кызлар һәм 1959 – 1961 елларда туган ир-атлар пенсия алды яшенә 2019 елда җитәләр һәм ташламалардан файдалана алалар.

1968 елда туган һәм аннан яшьрәк хатын-кызлар, 1963 елгы һәм аннан соңрак туган ир-атлар пенсия алды яшенә 55 һәм 60 яшьтә, ягъни 2023 елда җитәчәк. Күпчелек очракта пенсия алды яше яңача пенсия яшеннән 5 ел алда исәпләнә. Булачак пенсионер вакытыннан алда пенсиягщ чыгу хокукына ия булган ташламалы категориягә караган очракта пенсия алды яше һәм ташламалардан файдалану хокукы да пенсияне алдан билгеләү вакытыннан 5 ел алда бирелә.

Шуны исегездән чыгармагыз, Пенсия фонды пенсия алды статусын раслый гына. Ә ташлама алу өчен профильле ведомстволарга – социаль яклау органнарына, мәшгульлек үзәгенә, салым хезмәтенә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озынайтыла. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләү балага бер яшь, ике яшь һәм өч яшь тулгач билгеләнү сәбәпле, гамәлдә кагыйдә кысаларында гариза һәм керемнәр турындагы белешмә дә өч тапкыр тапшырылырга тиеш. Яңа Закон буенча әлеге тәртип вакытлыча үзгәртелә, түләүләр гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләнә. Контактлар бүлеге Пенсия фондының территориаль органнары хезмәткәрләре гаиләләр белән элемтәгә керә һәм ана капиталы акчасы хисабыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләү хакынла акт төзелә.

“2020 елның июненнән айлык түләүләрне рәсмиләштергәндә керемнәрне исәпләү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде: элеккечә керемнәр турында мәгълумат 12 ай өчен бирелә, әмма әлеге вакыт гариза биргәнчегә  кадәр 6 ай элегрәк исәпләнә башлый”,- дип искәртә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Татарстанда айлык түләү 9373 мең сум тәшкил итә. Даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәү түбәндәге категориягә караган гражданнар ана капиталы хисабына ай саен акча алу хокукына ия булалар:

  • гаиләдәге икенче бала һәм ана - РФгражданнары;
  • икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган;
  • гаиләдә җан башына керем Россия Федерациясендә узган елның икенче кварталында хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр артып китмәсә.

Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Пенсия фонды сайтындагыwww.pfr.gov.ruшәхси кабинетта яисә  www.gosuslugi.ru  Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук алдан язылып куеп Пенсия фондына яисә күп функцияле үзәккә барып тапшырырга мөмкин.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

  2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү вакыты, коронавирус инфекциясенең югары куркынычы булу сәбәпле, гражданнарны кабул итү көне эпидемиологик хәл тотрыкланган вакытка күчерелә.


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе исегезгә төшерә: быелның икенче яртысыннан “инвалид” автомобиль билгесеннән файдаланучылар инвалид яисә инвалид бала йөртә торган транспорт чарасына түләүсез туктап тору урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, инвалидларның федераль реестры сайтында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рөхсәт алырга тиешләр.

“Түләүсез туктап тору урынына рөхсәт алу өчен инвалидларга бу ташламага хокуклары барлыгын дәлилләргә кирәк түгел, тиешле мәгълүмат операторы Россия Пенсия фонды булган федераль реестрдан алына.

Инвалидларның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттырган әлеге үзгәрешләр 2020 елның 1 июленнән гамәлгә керде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Хәзер ташламалы туктап тору урыныннан транспорт чарасы турындагы мәгълүматны инвалидларның федераль реестрына керткән очракта гына файдаланып була. 1 яки 2 төркем инвалид йөрткән яисә әлеге төркем инвалидларны йөртүче автомобильгә генә түләүсез туктап тору урыныннан файдалануга рөхсәт бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган 3 төркем инвалидлар да әлеге мөмкинлектән файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез, автомобильне реестрга кертер өчен транспорт чарасының номерын күрсәтергә, исемлектән машина маркасын сайларга һәм инвалид туктап тору урыныннан файдаланачак вакыт аралыгын ачыкларга кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда 15 минуттан соң ук күренәчәк. Бу исә реестрга кертелгэн инвалид шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә ул утырган такси да түләүсез туктап тору урыныннан файдалана ала дигән сүз. Моның өчен реестрга такси номерын кертү дә җитә. Кирәк булганда инвалид реестрдагы мәгълүматларны үзгәртә ала, реестрга соңыннан кертелгән мәгълүмат актуаль була. Бер кеше бер үк вакытта махсус тукталу урыныннан файдалану хокукы булган бер транспорт чарасыннан гына файдалана, ә бер автомобиль инвалидлыгы булган берничә кешегә беркетелә ала.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 1 мартына кадәр инвалидлык билгеләүнең вакытлы тәртибе гамәлдә, аның буенча инвалидлыкны билгеләү процедурасы авыру кешене медик социаль экспертиза бюросына китереп тормыйча, медицина учреждениесе биргән документларга таянып башкарыла


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

   Безнең илдә банк карталары белән җинаятьләр саны арта. Мошенниклар гражданнарга карата ышанычка ышана, әлеге карталарны белә һәм хәтта корбаннарны үз счетларына акча күчерергә мәҗбүр итә.

    Төрле вариацияләр булган «ышаныч өчен» акча урлау схемасы җинаятьчеләрнең иң популяры булды. Клиент банкның ялган хезмәткәреннән шалтырату ала. Җинаятьче, янәсе, карта белән шикле операцияне ачыклаган, дип хәбәр итә.   Аннары ул шулай ук төрле мәгълүматлар  сорый:  карта, CV-код, СМС код яки пароль. Шуннан соң бу мәгълүматлар акча урлау өчен  кулланылар. Нәтиҗәдә, клиент акчаны үзе биргән һәм банк аларны кире кайтара алмый.

    Әйтик, 2020 елның 20 ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге җирле кеше гаризасы буенча РФ Җинаять кодексының 158 ст.3 ө. «г» п. буенча банк счетыннан акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатты.

    Зыян күрүчегә телефон аша банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан таныш булмаган затлар мөрәҗәгать иткән. Алар аңа хәбәр итүе буенча,  әлеге кешегә  кредит рәсмиләштерелгән һәм аннулировать итү өчен  гариза кирәк диеп аңлаталар. Мошенниклар шулай ук аңа исәпләнгән акчаларны банк счетына кире кайтарырга кирәк, дип тә хәбәр итәләр. Зыян күрүче шалтыратучылар күрсәтмәсе буенча эш иткән, СМС кодын атаган. Нәтиҗәдә, аның банк картасыннан 80485 сум урланган.

    Шуны истә тотарга кирәк, куркынычсызлык хезмәте беркайчан да клиентларга үзе шалтыратмый һәм шәхси мәгълүматларны атауны сорамый.

    Картада операцияне раслау өчен СМС кодны, шулай ук пин-код яки CV-кодны беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый.

 

     Район прокуроры урынбасары Ф.Ф.Хафизов


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

   Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның гыйнварыннан республика Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә кабул итү элеккечә график буенча, алдан язылу буенча нинди дә булса үзгәрешләрсез башкарылачак.


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары агымдагы елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр “Электрон хезмәтләрне бергәләп өйрәнәбез” дигән акция үткәрә. Акция кысаларында өлкәннәргә Дәүләт хезмәтләре бердәм порталының электрон сервисларын өйрәнергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары пенсионерларны социаль түләүләрне карарга, пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү өчен гариза бирергә, билгеләнгән пенсия турында белешмә алырга һәм башка хезмәтләрне өйдән чыгып тормыйча гына башкарырга өйрәтәчәкләр. Болардан тыш булачак пенсионрларга шәхси лицевой счетның торышы белән танышу, пенсия алды категориясен раслаучы белешмә алу күнекмәләре дә өйрәтеләчәк. Программада Ана капиталыннан файдалану өчен гариза бирергә өйрәтү дә каралган.

“Халык пенсиягә кагылышлы сорауларны өйдән торып кына хәл итсен өчен эшне тулысынча электрон вариантта оештыру Пенсия фондының төп бурычларыннан берсе булып тора. Өлкән буын вәкилләренең компьютер грамоталылыгын күтәрү буенча төрле программалар Пенсия фонды ярдәме белән нәкъ шул максатны күздә тотып алып барыла да. Әлеге акция халык арасында мәгълүматны мөмкин кадәр киңрәк тарату, өлкәннәргә мөстәкыйль рәвештә хезмәтләрдән җиңелрәк юл белән файдалану күнекмәләре булдыруны күздә тотып үткәрелә. Пенсионерларны кызыксындырган сораулар туган очракта аларга контакт-үзәк белгечләре җавап бирәчәк. Моның өчен 8-800-600-0-357номеры буенча шалтыратырга гына кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдурд Вафин.

Пенсия фонды волонтерлары өлкәннәр белән клиентлар хезмәтләренең кабул итү залларына урнаштырылган компьютерларда шөгыльләнәчәк. Акция Республика Пенсия фондының барлык идарәләрендә дә үткәрелә. Нинди максат белән киләчәгегезне ачыклап, эш графигы кысаларында үзегезгә уңайлы вакытны сайлый аласыз.

 


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге "мәҗбүри пенсия иминияте буенча Елның иң яхшы иминиятчесе-2020" Бөтенроссия конкурсы турында искә төшерә. Конкурста катнашучылар-иминият взнослары буенча үз вакытында һәм сыйфатлы хисап бирүче юридик затлар һәм шәхси (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу өчен кирәкле документлар.

 Конкурста катнашу өчен түбәндәге критерийларга туры килергә кирәк: хезмәт эшчәнлеге турында электрон рәвештә мәгълүмат формалаштыру өчен кирәкле хисаплылыкны вакытында һәм сыйфатлы итеп тапшыру, 2017 елга кадәр иминият взнослары, пеня һәм штрафлар буенча недоимка булмау, тиешле төрләрдә стажлы шәхси мәгълүматларны үз вакытында һәм сыйфатлы тапшыру.,шәхси счетка төзәтмәләр кертү өчен кирәк булган документларны, шәхси исәп мәгълүматлары буенча пенсияне билгеләүгә ризалык алу буенча иминләштерүчеләр белән электрон формада, алдан эшләү өчен нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һ. б.

Моннан тыш, эш бирүче һәм иминиятләнүче затларга РФ пенсия законнарын бозу турында шикаятьләр теркәлергә тиеш түгел. Татарстан Республикасында конкурста дүрт категориядә җиңүчеләр билгеләнәчәк: хезмәткәрләр саны 500 кешедән артык булган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, 100дән 500 кешегә кадәр кеше, 100гә кадәр кеше һәм яллап ялланган хезмәткәрләр булган шәхси эшмәкәрләр. 2020 елның иң яхшы иминиятләштерүчеләре ТР буенча РПФ бүлеге идарәчесе имзалаган Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк. Елның иң яхшы иминиятчесе конкурсы-эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр алдында социаль җаваплылыгын формалаштыру, шулай ук Хисап дисциплинасын арттыру.


7
ноябрь, 2020 ел
шимбә

«Дәүләт кадастр бәяләве турында»гы № 237-ФЗ Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 01.10.202020 № 2920 – р боерыгы нигезендә сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре расланды.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләренә дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турында»  01.10.2020 ел, № 2920-р боерыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 21.10.2020 ел, № 6896 теркәлгән.

Боерык күчермәсе, шулай ук Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләренә дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтының «Дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре» бүлегенең «Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләре» бүлекчәсендә урнаштырылган https://mzio.tatarstan.ru/rezultati-gosudarstvennoy-kadastrovoy-otsenki-624839.htm.

237-ФЗ номерлы Федераль законның 21 статьясы нигезендә кадастр бәясен билгеләгәндә кертелгән хаталарны төзәтү турында мөрәҗәгать белән «дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә?Ана капиталы турында нәрсәләр белергә кирәк?Пенсия белән тәэмин итүнең кайсывариантын сайларга? Пенсия китерү турындагы гаризаны ничек

тапшырырга? Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны «Пенсия фонды WhatsApp»ыннан табып була.

Россия Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсендә пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча шәхси ярдәмче булдыру юлын таптылар.Бот белән эшләүбик уңайлы:уз контактына  8-960-088-074 телефон номерын өстәгәннән сон, WhatsApp аша сез пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы  үзегезгә кирәкле материалны таба аласыз.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге(8-800-600-0-357)

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International