Ябалак авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистларга мемориаль такта ачу тантанасы узды.

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

     2020 елның 2 августында Ябалак авыл җирлегендә сугышчы - интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына куелган истәлек такталарын ачу тантанасы булды. Мемориаль такталарны Морза Бәрлебаш авылында Линар Җамалетдиновка, Ябалак авылында Азат Гаязовка,Альфред Салаватовка, Кече Кайбыч авылында Мидхәт Ярхамовка,Рәмис Нигъмәтуллинга ачтылар. Истәлекле такта аларның туган йорты фасадына куелды.

    Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны искә алырга район башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы ,һәлак булган сугышчыларның туганнары, сугышчы-интернационалистлар, авыл халкы, укытучылар һәм яшь армиячеләр килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International