ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2023 ел
дүшәмбе

Ябалак авыл җирлеге башкарма комитеты Ябалак авылындагы мөселман зираты территориясен чистарту өмәсендә катнашучыларга зур рәхмәт белдерә


28
апрель, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча фондның  Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә кабул итә башлады.

        Кабул итүнең яңа графигы пилот проекты кысаларында сынау уза, анда Татарстан Республикасы буенча социаль фонд та катнаша. Гражданнар ягыннан ихтыяҗ булган очракта, ул Социаль фондның барлык клиент хезмәтләрендә дә кертеләчәк.

        "Социаль фондның клиент офисына килеп мөрәҗәгать итәр алдыннан 8-800-1-0000-1 номеры буенча Социаль фонд бүлегенең Контакт-үзәгенә шалтыратып белешергә кирәк, соравыгыз үзәкнең белгеч-операторы белән консультация барышында да  хәл ителергә мөмкин. Ә инде клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк булган очракта ,социаль фонд сайтындагы  алдан язылу сервисыннан файдаланып, кабул итүгә язылырга мөмкин ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарның www.sfr.gov.ru сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында урнаштырылган сервислар ярдәмендә  Социаль фондның күпчелек хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

   Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән, Ябалак авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәмидуллин Аманулла Хәмидулла улына Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Макаров Алексей Николаевич катнашында бүләк һәм открытка тапшырылды.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Рәис Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән тол хатыннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр һәм открыткалар тапшырылды.


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Экологик өмә, Ябалак авылындагы чишмәне  чүп-чардан чистарттык.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

   Чистарту-безнең матур дөньяда яшәргә теләгебезне күрсәтүнең искиткеч ысулы, язгы көнне ачык һавада рәсми булмаган шартларда бергәләп аралашу, чөнки тәртип кешедә дә, аның тирәсендә дә булырга тиеш, шуңа күрә территорияне чистарту кирәк. Авыл җирлеге администрациясе белгечләре, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре гадәттәге бурычларын вакытлыча кичектереп, урамга чыгып, тирә-як территорияне тәртипкә китерделәр.

Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

      Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен  түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның  15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны  8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә   уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.

      Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы Олы Подберезье авылында яшәүче 44 яшьлек хатын - кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд хатын-кызны РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (балаларны тоту өчен акча түләмәү).

2019 елның маеннан суд карары буенча ул балигъ булмаган улын тоту өчен хезмәт хакының 1/4 өлеше һәм башка керем күләмендә акча түләргә тиеш булган.

Әмма гаепләнүче җитди сәбәпләрсез алимент түләүдән кача һәм улына матди ярдәм күрсәтми.

Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм 60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза алган була.

Алиментлар буенча аның бурычы 625 мең сумнан артык тәшкил итә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд хатын-кызны сигез айга төзәтү эшләренә хөкем итә, шулай ук дәүләт аның кеременең 10%  тотып калачак.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

    Ябалак авыл җирлеге территориясендә клуб территориясендә, һәйкәл янында, өмә үткәрелде . Өмә-барышында 10 капчык чүп-чар җыелды.


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары  апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.

     "Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап, Россия Социаль фонды Җиңү көненә ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул чираттагы тапкыр якташларыбызга күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә һәм аларга, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин

     Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан түләү Татарстан Социаль фондында булган мәгълүматлар нигезендә  бирелә. Ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза тапшырырга һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International