ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2023 ел
дүшәмбе

   Бүген Ябалак авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган ата-бабаларыбыз, Совет армиясе солдатлары һәм офицерлары Җиңүенең 78 еллыгына багышланган Митинг узды.Митингка солдат әниләре, тол хатыннар, сугыш балалары һәм тыл хезмәтчәннәре дә килде.

       Бүген Кече Кайбыч авылында Җиңүнең 78 еллыгына һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбыз, Совет армиясе солдатлары һәм офицерлары истәлегенә багышланган Митинг узды.Митингка солдат әниләре тол хатыннары, сугыш чоры балалары hэм тыл хезмәтчәннәре Дэ килгэн иде.


5
май, 2023 ел
җомга

Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.

        Быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарыла. Иң мөһиме шунда , хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде. Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә - һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак- акча гаиләләргә 5 июньдә  күчәчәк.

       Исегезгә төшерәбез, түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләләргә социаль фондка гариза бирергә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, Социаль фонд сайтында, шулай ук  социаль фондның клиент хезмәтенә  килеп яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Айлык акча күләме регионда балалар өчен кабул ителгән яшәү минимумына тигез. Ана капиталыннан түләүләр гаиләгә бер елга билгеләнә, бу вакыт үтү белән сертификат хуҗасына түләүне озайту өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәмә итеп тә алырга мөмкин.

Ябалак авылында һәйкәл территориясен чистарту буенча өмә үтте.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуроры «Кайбыч урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең урман мастерына карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.

Әлеге вазифаи зат РФ ҖК 260 маддәсенең 2 өлеше В һәм Г пунктларында каралган җинаять кылуда гаепләнә (үз хезмәт урыныннан файдаланып, зур күләмдә урман утыртуларны законсыз кисү).

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның декабрендә гаепләнүче, «Кайбыч урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Берлибаш участок урманчылыгының урман массивында, вазифаи затның җинаятьчел гамәлләре турында хәбәрдар булмаган башка кеше белән берлектә, 12 яфрак токымлы агач кисеп алган.

Законга каршы гамәлләр белән дәүләткә 126178 сумлык зыян китерелгән.

Җинаять эше Кайбыч район судына карау өчен җибәрелгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы.


1
май, 2023 ел
дүшәмбе

Ябалак авыл җирлеге башкарма комитеты Ябалак авылындагы мөселман зираты территориясен чистарту өмәсендә катнашучыларга зур рәхмәт белдерә


28
апрель, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча фондның  Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә кабул итә башлады.

        Кабул итүнең яңа графигы пилот проекты кысаларында сынау уза, анда Татарстан Республикасы буенча социаль фонд та катнаша. Гражданнар ягыннан ихтыяҗ булган очракта, ул Социаль фондның барлык клиент хезмәтләрендә дә кертеләчәк.

        "Социаль фондның клиент офисына килеп мөрәҗәгать итәр алдыннан 8-800-1-0000-1 номеры буенча Социаль фонд бүлегенең Контакт-үзәгенә шалтыратып белешергә кирәк, соравыгыз үзәкнең белгеч-операторы белән консультация барышында да  хәл ителергә мөмкин. Ә инде клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк булган очракта ,социаль фонд сайтындагы  алдан язылу сервисыннан файдаланып, кабул итүгә язылырга мөмкин ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарның www.sfr.gov.ru сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында урнаштырылган сервислар ярдәмендә  Социаль фондның күпчелек хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

   Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән, Ябалак авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәмидуллин Аманулла Хәмидулла улына Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Макаров Алексей Николаевич катнашында бүләк һәм открытка тапшырылды.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Рәис Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән тол хатыннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр һәм открыткалар тапшырылды.


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Экологик өмә, Ябалак авылындагы чишмәне  чүп-чардан чистарттык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International