02 гыйнвар көнне Кече Кайбыч авылында яшәүче Зиннурова Гөлшат Тәүфыйк кызы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны Кайбыч муниципаль район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы исеменнән, шәхсән үз исеменнән Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады. Ул юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды, нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләде.
01 гыйнвар көнне Ябалак авылында яшәүче Галиуллин Равил Зөфәр улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Район Башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән, шәхсән үз исеменнән Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады, һәм юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды, аңа озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек, яхшы кәеф теләде.
01 гыйнвар көнне Ябалак авылында яшәүче Нефедов Николай Иван улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр Улы Рахматуллин исеменнән,шәхсән үз исеменнән юбилярны Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады. Ул юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды,аңа озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы һәм кунаклары! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Барлык авырлыклар һәм кайгы-хәсрәт узып баручы елда калсын. Яңа елда безнең тормышыбызга уңай хис-кичерешләрнең, шатлык һәм теләкләрнең тормышка ашуын телибез. Барыгызга да сәламәтлек, мәхәббәт, муллык телибез!
Бүген Ябалак авыл җирлегендә Кыш бабай белән Кар кызы балалар бакчасына йөрмәүче балаларга бүләкләр өләштеләр.
Бүген Бәрлебаш авылында яшәүче Әбделманова Рәхилә Газиз кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы котлады.Ул Рәхилә Газиз кызына нык сәламәтлек, озын гомер теләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, шулай ук район башлыгы исеменнән бүләк һәм открытка тапшырды . Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллинада котлады.
Бүген Казанда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Президент Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре һәм муниципалитет башлыкларына хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Бүләкләү тантанасында Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина катнашты.
Ябалак авыл җирлегенә тантаналы шартларда яңа автомобиль ачкычы тапшырылды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итә.
Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак.
Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар гына искәрмә булып тора. Аларның хезмәт чорлары турындагы барлык мәгълүмат бары электрон хезмәт кенәгәсенә генә тупланып барачак.
Хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләүчеләр 2020 елның ахырына кадәр эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итә алалар, бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак.
Шунысын искәртү зарур, электрон хезмәт кенәгәсендә хезмәт периоды һәм эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана.
“Электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфоннар өчен тиешле өстәмә аша карап булачак, бу хәзерге чорда аеруча уңайлы”, - дип искәртеп үтте Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Болардан тыш, хезмәткәр соңгы эш урыныннан күпфункцияле үзәкләрдән яисә Пенсия фонды органнарыннан кәгазьгә бастырылып, тиешенчә расланган белешмә ала ала.
Эшкә урнашканда гражданин дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы сайтындагы шәхси кабинеты аша эш бирүче адресына электрон имза белән электрон хезмәт кенәгәсеннән күчермә (выписка) да юллый ала.
Үзгәрешләр эш бирүчеләргә дә кагыла, алар өчен яңа отчет формасы кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмаларга иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Пенсия фонды органнарына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15 числосыннан да соңга калмыйча биреп барырга, ә инде 2021 елның 1 гынварыннан башлап, эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат Пенсия фондына эшкә алган яисә эштән азат ителгән көннән соң 1 эш көненнән соңга калмыйча бирелеп барылачак.
Мәгълүматлар бирү срокларын үтәмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре административ җаваплылыкка тарта.
Республикадагы иминиятләштерүчеләргә тулы мәгълүмат җиткерү максатын күздә тотып, Пенсия фонды Бүлекчәсе “Электрон хезмәт кенәгәсе турында” дигән памятка (белешмәлек) әзерләде, ул иминиятләштерүчеләргә бу арада таратылачак.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Бүген Олы Кайбычта Социалистик Хезмәт Геройларына – Рус Ябалагы авылында туып-үскән Аграфена Сергеевага, Кошманнан Әбрар Борһановка, Олы Кайбычтан Рәис Заһидуллинга һәм Морат авылыннан Герман Ионовка бюстлар ачу тантанасы булды.
Әлеге чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов, социология фәннәре докторы, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов, авыл җирлекләре башлыклары, яшь армиячеләр, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.