Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Дөреслектә Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.
Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсион тупланмалар, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында мәгълумат бар. Ана капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме акча калганлыгын күрә ала.
Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә.
Кабинет аша пенсия яшендәге элкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге дә бар.
Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, сорауларны онлайн- кабул итү хезмәте аша юлларга була.
“Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы Бәлекчәсенең контакт- үзәгенә 8(843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин”,- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк очракта алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, болай эшләү клиентлар белән эшләү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистацион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
24 март 2020 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасары Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк.
Кабул итүгә алданязылуөчен телефон
номеры 2-10-74.
Бүген Ябалак авыл җирлеге территориясендә өмә булып узды, анда бюджет хезмәткәрләре катнашты. Өмә барышында юл буйлары чүп-чардан чистартылды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый. Нәтиҗәдә, 2020 елның мартыннан бөтен республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» АҖнән аерым счетлар җибәрелмәячәк.
Әлеге яңалык торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек иткәндә гражданнарның уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән һәм барлык түләүләрне бер түләү белән түләргә мөмкинлек бирә.
Әлеге яңалыкларның гражданнар өчен гадәти булган коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибенә кагылуын истә тотып, министрлык әлеге мәгълүматны халык белән мәгълүмати эш алып бару өчен җибәрә.
Бүген Морза Бәрлебаш авылы клубында "Ялкын" төркеме 8 нче март бәйрәменә багышланган "Язлар ямьле гүзәл затлар белән" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
Бу истәлекле көндә Евдокия Ивановнаны Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» Медален чәчәкләр бәйләме һәм шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм күнел күтәренкелеге теләде.
Шулай ук юбилярны Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да котлады.
1 нче КАГЫЙДӘ. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ
Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек ручкаларына, акчага, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз.
Су һәм сабын куллану мөмкинлеге булмаганда дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
Битегезгә һәм күзләрегезгә юылмаган куллар белән кагылмагыз.
Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.
2 нче КАГЫЙДӘ. ЭШ УРЫНЫ ГИГИЕНАСЫН САКЛЫЙБЫЗ
Сезнең эш урыныгызның гигиеник булуына ышаныгыз.
Вирусларны өстәл, урындыклар, ишек ручкалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкалардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) кулланып дезинфекцияләгез.
Бүлмәләрне эштә һәм өйдә еш җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.
з нче КАГЫЙДӘ. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ
Көн саен душ кабул итегез, чәчләрегезне юыгыз.
Көн дәвамында 3-4 тапкыр юыгыз агынты су белән йөзегезне һәм борыныгызны юыгыз.
Үбешү һәм кочаклауларга чик куегыз.
Эштә ашны махсус билгеләнгән урыннарда гына кабул итегез.
4 нче КАГЫЙДӘ. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ ЯКЛЫЙБЫЗ.
Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөргәндә, җәмәгать транспортында йөргәндә, авыруларны караган вакытта һәм респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән сөйләшкәндә кулланыла.
Үзеңне йоктырудан саклау өчен битлекне дөрес йөртү мөһим: битлек ныгытылырга, авызны һәм борынны әйбәтләп ябып куярга тиеш;
- дымлы яки юеш битлекне яңа битлеккә алыштырырга кирәк;
- битлекне һәр 2 сәгать саен алыштырырга кирәк;
- төшерелгән очракта битлек өслегенә кул белән кагылмаска тырышыгыз;
- файдаланылган битлек чүп контейнерына утильләштерелергә тиеш;
- Икенче тапкыр бер тапкыр кулланыла торган битлекне кулланмагыз.Бер тапкыр кулланыла торган битлек булмаган очракта, аны өй шартларында 4 катлы марлядан тегәргә мөмкин.
Авыруны караганда, контакт тәмамланганнан соң, битлекне кичекмәстән салдырырга һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
Ачык һавада битлек куллану киңәш ителми.
Кулланган тукыма кулъяулыгын төчкергәндә һәм йөткергәндә үк алыштырырга кирәк.
5 нче КАГЫЙДӘ. Беренче симптомнар барлыкка килгәндә (тән температурасы, өшү, баш авырту, борын тыгылу, ютәл, авыр сулыш)
Аралашуны чикләргә.
Өйдә калып, медицина ярдәме сорап дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез.
Ашау һәм эчү өчен шәхси савыт-саба һәм аны юу өчен шәхси чаралар кулланырга.
6 нчы КАГЫЙДӘ. КОМАНДИРОВКАГА ЯКИ ЯЛГА ЧЫККАНДА
Вирус инфекциясе, шул исәптән коронавирус COVID-19 таралышы буенча риск зонасына барудан тыелыгыз.
Эш бирүчегә кайсы илгә баруыгыз турында тулы мәгълүмат бирегез.
Чит җирдән булып, 14 көн кайтканнан соң аралашуны чикләгез
ПРОФИЛАКТИКА-УЛ ГАДИ. ҮЗ - ҮЗЕМ, ЯКЫННАРЫМ ТУРЫНДА КАЙГЫРТАМ
Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.
Беренче бала өчен ана капиталы
Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе-ана капиталы программасын беренче балага тарату. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алдылар.
Икенче бала өчен ана капиталы суммасын арттыру
2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче туган булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.
Ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү срокларын кыскарту
2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү кыска вакыт эчендә мөмкин булачак. Ана капиталы сертификаты бирү, яңа тәртип буенча, биш эш көненнән, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү – ун эш көненнән дә артмый. Аерым очракларда, әгәр башка ведомстволардан мәгълүмат соратып алу зарурлыгы туса, бу сроклар унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Агымдагы ел ахырына кадәр ана капиталы буенча гамәлдәге норматив сроклар саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен ул унбиш эш көне, гаиләнең акчалар белән эш итү турындагы гаризасын карау өчен-бер ай. Практикада Пенсия фондының территориаль органнарының күбесе бүген үк тиешле хезмәтләрне тизләтелгән режимда тәкъдим итә.
Ана капиталы сертификатын актив рәсмиләштерү
Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен, аны рәсмиләштерүгә күп көч түкмәсен өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды Ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирү эшенә керешә. Димәк, бала тугач, Ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, аның белән эш итә алачак. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли.
Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына Гражданлык хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерәләр һәм моның өчен ата-аналар һәм балалар турында кирәкле мәгълүматны билгелиләр.
Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.
Ана капиталын банклар аша кредит түләүгә юнәлтү
Расланган үзгәрешләр ана капиталы белән идарә итүне гаиләләрдә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен уңайлырак итә.
Ана капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен тиешле гаризаны кредит ачылган банкта бирергә мөмкин булачак. Ягъни банкка һәм Пенсия фондына - ике тапкыр мөрәҗәгать итәсе урында – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирелә.
Әлеге хезмәт күрсәтү банклар һәм Россия Пенсия фонды арасында килешүләр төзү буенча үстереләчәк.
Бакча участокларында йортлар төзү өчен ана капиталы
Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләрнең ана капиталын бакча участогында торак йорт төзү өчен файдалану хокукын закон белән ныгыттылар. Шул ук вакытта, элекке кебек үк, җиргә милек хокукы һәм торак төзүгә рөхсәт булу мөһим шарт булып тора.
Ана капиталы программасын озайту
Ана капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр 2020 елдан башлап яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәме чараларына хокук алачак.
Бүген 4 март көнне Ябалак авыл җирлеге башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Мөслимә Фәрит Кызы!!!
Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, оптимизм, идеяләр һәм уйланган планнарыгызның тормышка ашуын, уңышлар, гаилә иминлеге һәм бәхет телибез.