Инвалид яисә инвалид баланы йөртә торган автотранспортны парковкага түләүсез кую өчен рөхсәт кәгазен хәзер онлайн режимда алып була. Бу хакта Россия Пенсиия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау” турындагы федераль Законга әлеге үзгәрешләр агымдагы елның 1 июленнән кертелде һәм ул инвалидларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеген арттыру юнәлешендә бер адым булып тора.
Элеккечә, инвалид утырып барасы машина номеры, маркасы һәм моделе күрсәтелеп язылган гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша биреп була. Түләүсез парковкага хокукыгыз барлыкны исбатларга кирәкми, барлык мәгълуматлар операторы Россия Федерациясе Пенсия фонды булган инвалидларның Федераль реестры базасында бар. Моннан тыш гаризаны инвалидларның федераль реестры сайтындагы «Инвалидның шәхси кабинетында” яисә күпфункцияле үзәк аша бирергә мөмкин. Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә кабул ителми. Автомобиль турында мәгълумат реестрга алда әйтелеп үтелгән юл белән бирелгәннән соң гына кертелә.
Түләүсез парковкадан файдалану рөхсәте беренче һәм икенче төркем инвалид йөрткән яисә, I-II төркем инвалидны яисә инвалид баланы йөрткән автотранспортка гына бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаучы өченче төркем инвалидлар да түләүсез парковкадан файдалана ала.
Законга яңа кертелгән үзгәрешләр буенча гариза бары бер автотранспорт маркасына гына бирелә.
Транспорт чарасы турында мәгълуматларны үзгәртергә кирәк булган очракта кабат гариза языла, инвалидларның федераль реестрына иң ахыргы булып кертелгән мәгълумат актуаль дип санала. Мәгълуматлар реестрга 15 минут эчендә керә, бу исә инвалид утырып барган таксига да шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә кирәкле урыннарда түләүсез туктар өчен реестрга машина номерын кертергә мөмкинлек бирә.
Реестрга кертелгән мәгълумат илнең барлык территориясендә дә гамәлдә була, моңа кадәр һәр субъектның үз мәгълумат базасы бар иде. Димәк Федераль реестрга кертелгән автомобиль белән теләсә кайсы регионда түләүсез парковка өчен билгеләнгән урыннардан файдаланырга була.
Барлык субъектларның хакимият органнары реестрга кереп карый ала, җәмәгать урыннарындагы түләүсез тукталу урыннары санын да алар билгели.
“Инвалид” билгесен 2020 елның 1 июленә кадәр алган гражданнарга реестрга мәгълумат кертү вакыты ел ахырына кадәр озайтыла, - алар үзләрендә булган билгедән кулланып, ел ахырына кадәр парковкадан түләүсез файдалана алалар. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң түләүсез парковкага хокук булу-булмау федераль реестр мәгълуматлары буенча тикшереләчәк, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 мартыннан 1 октяберенә кадәр инвалидлык бирүнең вакытлыча тәртибе гамәлдә, аның буенча инвалидлыкны ачыклау процедурасы инвалидны медик-социаль экспертиза бюросына китереп тормыйча, медицина учреждениясе бирән документлар буенча башкарыла, инвалидлык срогы да читтән торып кына озайтыла.
Тулырак мәгълумат htt://www.pfrf/ru/press_center/~2020/06/30/208500
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фоды Бүлекчәсе республикада ана (гаилә) капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылуы хакында хәбәр итә.
Юбилей сертификатына ия булган Исмәгыйловлар гаиләсе Байлар Сабасында яши. Эльвина һәм Ринат Исмәгыйловларның көтеп алынган беренче балалары Самина истәлекле көн – социаль хезмәткәрләр көнендә туган. Һөнәре буенча шәфкать туташы Эльвина хәзер бар вакытын сабые янында үткәрә, Ринат балалар иҗат үзәгендә эшли.
“Кызыбыз туу шатлыгына саллы материаль ярдәм дә өстәлде. Гаиләләр иминлеге хакында Республика һәм ил күләмендә кайгыртулары икеләтә куанычлы. Сертификатка өстәп без республикадан өстәмә түләү дә алачакбыз, ул ярдәм Рөстәм Нургалиевич тәгъдиме буенча күрсәтелә”,- дип сөенечләре белән уртаклаштылар бәхетле ата-ана.
Гаиләнең сертификатны ЗАГС һәм башка ведомостволар биргән мәгълуматлары буенча проактив режимда алуларын да искәртеп узу урынлы булыр. Әлеге мөмкинлектән гражданнар 2020 елның апреленнән башлап файдаланалар. Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә 6370 сертификат бирелде инде.
2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай, без ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иттек, быел Россия Пенсия фонды оешуга 30 ел тула, бүген без 300 меңенче сертификатны тапшырдык. Бер атна элек Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча лаеклы позициядә булуыбызны күрсәттек һәм әлбәттә, алда Татарстан Президентын сайлаулар хакында да истән чыгармаска кирәк. Мин һәркайсыбызның киләчәк буыннар өчен ышанычлы киләчәк хакына дөрес адым ясаячагына ышанам”, - дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Хәтерлисездер, ана капиталына беренче сертификат ерак 2007 елда тапшырылган иде. Ул вакытта балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең бер төре 250 мең сум тәшкил итте. Бүгенгә бу сумма 2,5 тапкырга артты һәм 616 617 сумга кадәр җитте. 2020 елдан башлап сертификат гаиләдә беренче булып туган яисә уллыкка алынган балаларга да бирелә, аның күләме 466 617 сум тәшкил итә.
Программа гамәлдә булган еллар дәвамындагы кебек, бүген дә ана капиталын күбесенчә торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелә. Ул гомуми күрсәткечнең 90 процентын тәшкил итә.
Кайбыч районы прокуратурасы «Дубрава» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә закон таләпләрен үтәүне тикшерде. Прокурор тикшергәннән соң җирле хатынның баланы карап тотуга алиментлар алмавы турындагы мөрәҗәгате сәбәп булган.
«Дубрава» Арофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 2020 елның апрель һәм май айларында алимент сыйфатында бурычлы баланың хезмәт хакының 1/3 өлешен тотуы ачыкланды, әмма Ана файдасына акча оешма администрациясе гаебе белән күчерелмәде, бу бала хокукларын бозуга китергән.
Закон нигезендә, эш урыны буенча оешма администрациясе башкарма кәгазь нигезендә алиментлар түләргә тиешле затның хезмәт хакыннан ай саен алиментларны тотып калырга һәм алиментлар түләргә тиешле зат хисабына түләргә яки күчерергә тиеш.
Җәмгыять директоры адресына ачыкланган бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә карап тикшерелде һәм канәгатьләндерелде, җәмгыять бухгалтеры дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Прокуратура тикшергәннән соң, баланың алиментка хокуклары торгызылды, алимент буенча бурыч 12160,45 сум күләмендә тулысынча түләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләнүче 42 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан 2020 елның 18 апрелендә хөкем ителүче исерек хәлдә булуы ачыкланды, Кайбыч районының Федоровское авылы кибетендә җирле кешегә карата көч кулланган.
Аның гамәлләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге хезмәткәре тарафыннан туктатылды, ул әлеге хокукка каршы гамәлләрне туктатуны таләп иткән.
Әмма гаепләнүче полиция хезмәткәренең хакимият вәкиле булуын аңлап та, аның битенә кулы белән суккан.
Суд хөкем ителүчегә 20 мең сум күләмендә штраф билгеләде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 32 яшьлек җирле кешегә карата (торакка законсыз үтеп керү белән урлау) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Эш буенча 2020 елның февралендә Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында яшәүче авылдашының өендә 950 сумлык кроссовка һәм 3822 сумлык кәрәзле телефон урлаган.
Суд Дәүләт гаепләүченең фикере белән килеште һәм, хөкем ителүченең шәхесе турындагы җинаятьнең авырлыгын, җәзаны йомшартучы һәм авырайтучы хәлләрне исәпкә алып, гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү өчен, 3 ел 6 айга иректән мәхрүм итүне билгеләде.
Суд карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү Татарстан Республикасы территориясендә (03 сәгатьтән) 27 июнь көнне 06 сәгатькә кадәр. 28 июнь 2020 ел.)
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән яшен, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр булуы котелә.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хатыны Эльмира Рәшит кызы белән 1614нче номерлы Бәрлебаш сайлау участогында тавыш бирде. Сайлау участогына кергәндә аларны фельдшер каршы алды, тән температурасын үлчәде. Таләп ителгәнчә, икесе дә битлек һәм перчаткаларда иде. Шуңа да карамастан, сайлау участогында аларга битлек, перчаткалар, ручка тутырылган пакетлар тапшырдылар. Бәрлебаш участок сайлау комиссиясе рәисе Людмила Лазарева сүзләренә караганда, сайлау участогында халыкның күпләп җыелуына юл куймас өчен, өч көнгә бүленгән. - Бүген Морза Бәрлебаш сайлаучылары тавыш бирә. Бүген сайлау участогы - 14тән 20 сәгатькә кадәр, калган көннәрдә-8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, - диде ул. - Участокның беренче сайлаучылары да бар: Илсаф Борһанов, Альмир Борһанов, Фирүзә Мусина, Динара Зиннурова һәм Данис Әскәров. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина сүзләренә караганда, халык тавыш бирүгә тыныч карый.
21 июнь көнне Ябалак авыл җирлегендә «Хәтер шәме» патриотик акциясе булып узды. Акция 21.00 сәгатьтә Ябалак һәйкәле янында башланды. Бу көнне Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, авыл җирлеге хезмәткәрләре, клуб, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл халкы һәлак булган солдатларга хөрмәт йөзеннән бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы!!!
Сезне Россия көне белән котлыйбыз, илебезнең лаеклы гражданнары булуыгызны, данлы державабызның казанышларын искә төшерүебезне, Ватаныбызны ныгытуга һәм аның байлыкларын саклауга ярдәм итүегезне телибез. Сәламәт, сөекле һәм бәхетле булыгыз.
Кайбыч районында яшәүчеләргә өченче тапкыр бушлай азык-төлек җыелмалары өләшенде. Аларны "Ярдәм" республика хәрәкәте волонтерлары алып килә. Янәшәдә ярдәм!». Азык-төлекне алучылар исемлегендә ялгыз яшәүче пенсионерлар, җан башына уртача яшәү минимумыннан түбән булган һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән 8 яшькә кадәрге балалар бар. Ябалак авыл җирлеге буенча барлыгы 18 кеше шундый азык-төлек җыелмалары алды.