Кайбыч районы прокуратурасы тикшергәннән соң балигъ булмаган баланың анасына алиментлар түләнде

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы «Дубрава» Агрофирмасы»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә закон таләпләрен үтәүне тикшерде. Прокурор тикшергәннән соң җирле хатынның баланы карап тотуга алиментлар алмавы турындагы мөрәҗәгате сәбәп булган.

«Дубрава» Арофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 2020 елның апрель һәм май айларында алимент сыйфатында бурычлы баланың хезмәт хакының 1/3 өлешен тотуы ачыкланды, әмма Ана файдасына акча оешма администрациясе гаебе белән күчерелмәде, бу бала хокукларын бозуга китергән.

Закон нигезендә, эш урыны буенча оешма администрациясе башкарма кәгазь нигезендә алиментлар түләргә тиешле затның хезмәт хакыннан ай саен алиментларны тотып калырга һәм алиментлар түләргә тиешле зат хисабына түләргә яки күчерергә тиеш.

Җәмгыять директоры адресына ачыкланган бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә карап тикшерелде һәм канәгатьләндерелде, җәмгыять бухгалтеры дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Прокуратура тикшергәннән соң, баланың алиментка хокуклары торгызылды, алимент буенча бурыч 12160,45 сум күләмендә тулысынча түләнгән.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International