1 октябрьдә безнең илдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Бу үзенә игелек,хөрмәт,мәхәббәт һәм кайгыртуны үз эченә алган,буыннар бердәмлеге һәм чорлар бәйләнеше символы булган үзенчәлекле бәйрәм.Бәйрәм уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән Ябалак авыл җирлегенең өлкән буын кешеләренә котлау открыткалары тапшырылды.
1 октябрьдә безнең илдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Бу үзенә игелек,хөрмәт,мәхәббәт һәм кайгыртуны үз эченә алган,буыннар бердәмлеге һәм чорлар бәйләнеше символы булган үзенчәлекле бәйрәм.Бәйрәм уңаеннан Ябалак авыл җирлеге башлыгы исеменнән Хабибуллина Дания Сәлим кызын котладылар
Бүген 1 октябрь көнне, Өлкәннәр көне уңаеннан, Кайбыч мәдәният йортында "Ак җилкән"халык театры Сәет Шәкүров әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Тол хатыннар, тол кызлар" спектаклен тәкдим итте.
Өлкән буын кешеләренең бәйрәме 1 октябрьгә туры килүе символик мәгънәгә ия, чөнки пенсия яше-безнең тормышыбызның «алтын көзе.Кадерле әби-бабаларыбыз сезне чын күңелдән өлкәннәр көне белән котлыйбыз, ! Кадерлебез, сезгә ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез.
Бәрлебаш авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына күпер ремонтланды.Эшне крестьян-фермер хуҗалыгы Зиннуров Фәрит Рәшит улы башкарды.
Бүген, 26 сентябрь көнне Ябалак авыл җирлеге халкы «Татарча диктант»язып, татар телен белүләрен тикшерде. Диктант язу өчен мәйданчыклар мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә оештырылды. Диктант язу өчен 30 минут вакыт бирелде. Диктант татар язучысы һәм журналист Ибраһим Газиның «Сычылар» әсәреннән өзек буенча, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, язарга тәкъдим ителде. Онлайн режимда текстны ТНВ каналы буенча профессор Фоат Галимуллин укыды. Әйтергә кирәк, акциядә башка милләт кешеләре дә катнашты.
Бүген өлкәннәр декадасы кысаларында Ябалак авыл җирлегендә барлык пенсионерларга да 5әр кг шикәр комы һәм 5 кг он таратылды. Барлык пенсионерлар да бик канәгать район һәм агрофирма җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Бүген Апаста "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез"конкурсының зона этабы узды.
Конкурста 8 районнан килгән гаиләләр катнашты. Конкурсны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырды.
Конкурс бурычларына гаилә элемтәләрен ныгыту һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, киң җәмәгатьчелек белән Татарстан һәм үз гаиләсенең тарихы белән кызыксынуны җәлеп итү керә иде. Безнең авыл җирлегеннән Бәрлебаш авылында яшәүче Аскаровлар гаиләсе катнашып, лаеклы төстә 3 нче мактаулы урын яуладылар. Аскаровлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!
Бүген 22 сентябрьдә Кайбычта "Бердәм Россия" Кайбыч региональ бүлегенең 32 конференциясе узды «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбыч муниципаль районы секретаре Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы Гыйзәтуллина Мөслимә Фәрит кызын "Партия абруен арттыруга шәхси өлеш керткәне, Кайбыч җирле бүлекчәсе эшчәнлегендә актив һәм нәтиҗәле катнашуы өчен" дипломы белән бүләкләде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.
Гаризада гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси мәгълуматларыннан тыш акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар соралмый.
3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары яки попечителләр гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен һәм опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.
Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсенең контакт- үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.