Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез"конкурсының зона этабы.

2020 елның 25 сентябре, җомга

   

     Бүген Апаста "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез"конкурсының зона этабы узды.

      Конкурста 8 районнан килгән гаиләләр катнашты. Конкурсны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырды.

       Конкурс бурычларына гаилә элемтәләрен ныгыту һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, киң җәмәгатьчелек белән Татарстан һәм үз гаиләсенең тарихы белән кызыксынуны җәлеп итү керә иде. Безнең авыл җирлегеннән Бәрлебаш авылында яшәүче Аскаровлар гаиләсе катнашып, лаеклы төстә 3 нче мактаулы урын яуладылар. Аскаровлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International