ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Агымдагы ел башыннан ана капиталы программасы буенча бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү күләме артты, капитал акчасыннан файдалану тизләште һәм гадиләште. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлекчәсе  хәбәр итә.

         Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия  булучыларның барысына да һәм  барлык төр суммаларга да кагыла.

         Беренче балага  ана капиталы  17,3 мең  сумга артты һәм яңа елдан 483 882 сум тәшкил итә. Ата-ана сертификатны рәсмиләштермәгән яки аннан файдаланмаган, икенче бала 2020 елга кадәр туган очракта ике балалы гаиләләр дә шул суммага ия була.

Балалар 2020 елдан соң туса, индексацияләнгәннән соң сертификат 22,8 мең сумга арта һәм 639432 сум тәшкил итә. Беренче балага сертификат алып, аннары икенче бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дә дәүләт ярдәм арттырыла. Быелдан ана капиталына бу төр өстәмә 155 550 сум тәшкил итә. Сертификат акчасыннан тулысынча файдаланмаучыларның капиталлары да гыйнварда индексацияләнде.

         Болардан тыш үзгәрешләр капиталдан файдалану вакытына да кагылды. Быел ана капиталы һәм аннан файдалану вакыты тизләтелде. Ана капиталына сертификат бирүгә хәзер элеккеге унбиш урынына биш эш көне, аннан файдалану гаризасын карауга элеккеге бер ай урынына ун эш көне каралган. Программа буенча әлеге вакыт аралыгын аерым очракларда  гына озайтырга мөмкин.  Ведомостволар пенсия фонды сораган мәгълүматларны вакытында бирә алмаса, сертификат унбиш эш көне дәвамында рәсмиләштерелә. Ведомоство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны яки мәгълуматлар тапшыруны тоткарлаган очракта капитал акчасыннан файдалану турында карар егерме эш көне дәвамында чыгарыла.

         Срокларны кыскарту-ана капиталы программасын үстерү юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Моңа кадәр гаиләләр финанс ярдәмен тизрәк алсын һәм капиталны рәсмиләштерергә вакыт сарыф итмәсен өчен Пенсия фонды сертификатны проактив юл белән бирү эшен башлады. Бала туганнан соң, сертификат гариза кабул итмичә, автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәкле барлык эшне фонд үзе башкара.

         Узган елдан башлап сертификаттан файдалану процедурасы шактый гадиләштерелде. Мәсәлән, программаның иң киң кулланылыштагы юнәлеше – кредит акчаларын торак төзелеше яисә йорт сатып алу эшен хәзер тулысынча кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук эшләргә мөмкин. Пенсия фонды белән килешү төзелгән банкларда бу эчтәлектәге гаризалар кабул ителә. Болардан тыш, гаиләләр, балалар укыган өчен капитал акчасыннан түләгән очракта, Пенсия фондына түләп укыганлык хакында килешү кучермәсен китермиләр.Фонд бүлекчәләре әлеге мәгълүматларны илдәге уку йортлары белән төзелгән килешүләр нигезендә үзләре соратып ала.

         Гыйнвардан кайбер гаиләләргә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акча да артты. Аның күләме регионда узган елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тигез. Быел әлеге тәләүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр ай саен 9713 сум акча алачак. Гаризаны узган елда язучыларга 9373 сум акча түләнә.

         Элеккечә, ана капиталыннан айлык түләү икенче балалары 2018 елдан соң туган гаиләләргә, балага өч яшь тулганчы түләнә. Моның өчен гаиләдә җан башынак керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

         Гаиләнең 2021 елда әлеге төр түләүгә хокукы барлыгын ачыклау өчен, гаиләнең соңгы 12 айдагы тулаем керем суммасын башта 12 гә, килеп чыккан сумманы, яңа туган баланы да кертеп гаиләдәге кеше санына бүлергә кирәк. 2020 елдан башлап Татарстанда хезмәткә яраклы кешенең ике яшәү минимумы 20588 сум тәшкил итә.

         Гаризаны балага өч яшь тулганчы теләсә кайсы вакыт язарга мөмкин. Пенсия фондына балага 6 ай булганчы мөрәҗәгать иткән очракта айлык түләү бала туган көннән башлап билгеләнә һәм түләнә. Гариза  6 айдан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана.

         Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә түләүләрне гадиләштерелгән вариантта рәсмләштерү дәвам итә. Шунлыктан ана капиталы хисабына ай саен бирелә торган  түләүләрнең срогы узган елның марты белән быелның марты аралыгында чыккан очракта, түләү автомат рәвештә озайтыла. Пенсия фонды сертификат хуҗасыннан гаилә әгъзаларының керем күләмен раслый торган  белешмә таләп итми.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге8-800-600-0-357


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

  1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә.Прокуратураны булдырып, Петр I аның алдына "эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, гаделсезлектән, ришвәтчелектән һәм азаконсызлыктан барган явызлыкны юк итү яки бетерү" бурычын куя.

    Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү законлылыкның бер күрсәткече булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшкә ышанычының тотрыклы югары дәрәҗәдә булуын раслый.

    2020 елда 146 граждан бозылган хокукларын торгызу өчен район прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерүләр үткәрелде, мөрәҗәгать итүчеләр хокукларын яклау буенча чаралар күрелде.

     Моннан тыш, «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законның җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен күзәтү буенча билгеле бер эш башкарылды. Бу өлкәдә 20 хокук бозу ачыкланган, 19 күрсәтмә кертелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының 17 вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган, бер вазыйфаи зат РФ КоАП 5.59 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган.

      Гомумән, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрелде, төрле өлкәләрдәге законнарны бозуның 520 очрагы ачыкланды.

      Әйтик, прокурор протесты буенча 108 законсыз хокукый акт юкка чыгарылган, кертелгән 214 күрсәтмә буенча 259 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, суд тарафыннан 2241 мең сумлык 184 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, 21 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 3 җинаять эше кузгатылган, судка 63 җинаять эше җибәрелгән.

      Без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 18 миллион сумнан артык бурычы түләнгән.

Район прокуратурасы эшенең уңай нәтиҗәләренә җирле үзидарә органнары, полиция бүлекләре һәм Тикшерү комитеты, шулай ук башка хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә ирешелде.

       Ахырда прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә, аларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим.

 

Район прокуроры Сөләйманов А. Р.


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

2020 елда Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә билгеле бер эш башкарылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан бу өлкәдә закон бозуның 70тән артык очрагы ачыкланды.

Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматлар тапшырганда коррупциягә каршы законнарны бозуның шактый булуы ачыкланды.

Кайбер муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан декларацияләрдә җир кишәрлекләре һәм торак йортлар, транспорт чаралары, банктагы счетлар, шулай ук кайбер керем төрләре күрсәтелмәгән. Прокуратура гаризасы буенча гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Прокурор тыкшынуының мөһим нәтиҗәләре булып коррупциягә каршы тору буенча норматив база булдыру тора.

Шулай итеп, «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, прокуратура протестлары буенча муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә законнар таләпләренә туры китерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә бер җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында «Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең элеккеге директоры үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, эш вакытын исәпкә алу табеленә ялган мәгълүматлар кертү юлы белән, район бюджетына 80 мең сумнан артык зыян китереп, эшчеләргә хезмәт хакы өчен билгеләнгән акчаларны урлавы ачыкланды.

РФ ҖК 286 ст.1 ө. һәм РФ Җинаять кодексының 159 ст. 3 ө. буенча прокурор тикшерүе материаллары, җинаять эзәрлекләве мәсьәләсен хәл итү өчен, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан районара Тикшерү идарәсенә җибәрелде. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.

Шулай итеп, район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү буенча прокурор реакциясе чараларының бөтен комплексы кабул ителә һәм агымдагы елда бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.

 

 

Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

КАЙБЫЧ РАЙОНЫНДА РПФ КЛИЕНТЛАРЫ ХЕЗМӘТЕ

ИГЪЛАН

  6 гыйнвар 2021 ел 9дан 14 сәгатькә кадәр Кайбыч районында ПФР клиент хезмәтендә түбәндәге адрес буенча җирләүгә соцпособие түләүгә документлар кабул ителәчәк :

Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт (1 нче кабинет))

Телефон: 884370-2-10-74


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Декабрь аенда Кайбыч муниципаль районында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде. Ул 6 номинация буенча узды: "район үзәге биналарының һәм якын-тирә территорияләренең иң яхшы Яңа ел бизәлеше", "авыл җирлекләре территорияләрен иң яхшы бизәү", "мәгариф оешмалары территорияләрен иң яхшы бизәү" , «Шәхси йортларны иң яхшы Яңа ел бизәлеше», «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының башлангыч мәктәпләре һәм балалар бакчалары территорияләрен иң яхшы Яңа ел бизәлеше», «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре территорияләрен иң яхшы Яңа ел бизәлеше».

Өч көн дәвамында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкчелегендәге комиссия авыл җирлекләрен, учреждениеләрен һәм оешмаларын карап чыкты. Конкурска йомгак ясаганда кар сыннары, декоратив-сәнгать, тематик һәм яктылык бизәлеше, иҗади якын килү, дизайнның яңалыгы һәм оригинальлеге исәпкә алынды.

Тикшерү нәтиҗәсендә Комиссия бәйрәм бизәлешенең яхшы дәрәҗәдә булуы турында гомуми нәтиҗә ясады. Конкурс нәтиҗәләре 29 декабрьдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узган эшлекле киңәшмәдә игълан ителде.

Безнең авыл җирлеге «авыл җирлекләре территорияләрен иң яхшы Яңа ел бизәлеше " номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

     

2020 елның 26 декабрь 18 сәгатьтән 27 декабрь 18 сәгатькә кадәр

      Казан Буенча:

     Болытлы. Кар, төнлә урыны белән көчле, буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, төнлә һәм иртән урыны белән 16-21 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8˚. Көндез максималь һава температурасы -3..-5˚. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

     

      Кайбыч җирле бүлекчәсе «Яңа ел белән, ветеран!»  акциясенә кушылды.

     25 декабрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Районда алар 7. Безнең авыл җирлегенән Хәмидуллин Аманулла Хәмидулла улы.

     Хәмидуллин Аманулла Хәмидулла улының хезмәте Латвия һәм Литва территориясендә 254 нче запас укчылар полкы һәм 53 нче аерым автополк составында уза. Җиде ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1951 елда туган ягына кайта, хәзерге вакытта Ябалак авылында яши.

       Җирле бүлекчә секретаре Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветеранына партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рушания Лотфуллина, «Бердәм Россия «нең Яшь Гвардиясе " штабы начальнигы Зөһрә Лотфуллина, партиянең җәмәгать кабул итү бүлеге җитәкчесе Алинә Сираҗиева һәм район Советы депутаты Мөслимә Гыйзәтуллина бүләк тапшырдылар

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 395 572 балага бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акча күчерде. Түләү Президентның 797 нче Указы нигезендә башкарыла һәм 2020 елның 17 нче декабренә әле сигез яшь тулмаган балалары булган гаиләләргә бирелә.

«Республиканың күпчелек гаиләләре түләүне автомат рәвештә алды, без акчаны Яз һәм җәй айларында 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү турында кабул ителгән карарлар нигезендә рәсмиләштердек һәм күчердек», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, түләү өчен гаризаны ике очракта гына бирергә кирәк:

- әгәр гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән барлыкка килгән булса, ата-аналар элек Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгәннәр;

- әгәр балаларга акча алган әти-әниләрнең банк счеты ябылган булса.

Ике очракта да гариза бирүченең гамәлдәге банк счетын күрсәтеп, гаризаны игътибар белән тутырырга кирәк.

Түләү өчен гаризаны шәхси кабинетта яки Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә 2021 елның 1 апреленә кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң туган балаларга да, 2021 елның 18 декабреннән 31 мартына кадәр бирергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар бер тапкыр бирелә торган түләү алуга кагылышлы сорауларны электрон сервис аша бирә алалар online.pfrf.ru - балаларга түләү мәсьәләләре буенча гаиләләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм консультация бирү өчен, шулай ук Татарстан Республикасы Пенсия фондының контакт-үзәгенең телефон номеры буенча гаиләләргә махсус җибәрелгән: 8-800-600-0357

Мөһим! 2020 елда түләү алу өчен гаризаны агымдагы атна ахырына кадәр тапшырырга кирәк.

 

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Банкы, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, пенсияләрне һәм «Мир» Милли түләү системасы карталарына мәҗбүри күчерү һәм башка социаль түләүләрне 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты.

Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.

Бу таләп почта элемтәсе бүлекләре аша, пенсияләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.

ПФРга счетның яңа реквизитларын РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында «гражданинның Шәхси кабинеты» аша, шулай ук КФҮ яки ПФР территориаль органында гариза биреп, пенсияне электрон рәвештә китерү ысулын сайлау яки аны үзгәртү аша тапшырырга мөмкин.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Әлеге акча 2012 елның 18 декабре белән 2021 елның 31 марты аралыгында туган балаларга бирелә. Яңа төр түләү автомат рәвештә, балаларга моңа кадәр түләнгән 5 һәм 10 мең сум акчаны алуга язылган гаризаларга нигезләнеп билгеләнә. Бары 2020 елның 1 июленнән балалары туган, счет реквизитлары үзгәргән һәм 3 яшькә кадәрге  яисә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акчалата түләүгә мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр генә гариза язарга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Республикада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яңа төр түләүгә гаризалар кабул итү эше оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International