Бүген 18 гыйнвар көнне Кече Кайбыч мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Катнашучылар алдында Ябалак авыл җирлегенең 2020 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында район башлыгы - Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы чыгыш ясады. Башкарылган эшләр турында шулай ук Берлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Фәнзилә Фәрит кызы, полиция участок уполномоченные Куликов Александр Сергеевич, Ябалак ФАПының шәфкать туташы Салаватова Илмира Мингариф кызы җирлек халкы алдында хисап тотты
Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде. Кыскача 2020 елда районда нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләде. Морза Бәрлебаш авылында клубны ремонтлау планлаштырылганын хәбәр итте.