Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ябалак авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Башкарма комитет карары
Совет карары
ОППИ
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНЕҢ ЭШЕ ТУРЫНДА МАТЕРИАЛЛАРЫ
Авыл җирлекләре
Ябалак авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Кабул итү турында белдерү
2026 елның 29 апрелендә 13:00 сәгатьтә Ябалак авылында Якты ур., 4 йорт адресы буенча Кайбыч районы прокуроры Осипов Игорь Николаевичны кабул итү була.Халык прокуратура компетенциясенә керә торган сораулар буенча мөрәҗәгать итә ала. Авыл җирлеге администрациясе
"Табигатьне бергә саклыйбыз: бюджет өлкәсе хезмәткәрләре экологик өмәдә катнаштылар»
Санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОвесна-2026» республика конкурсы кысаларында авыл җирлегенең бюджет өлкәсе хезмәткәрләре елга ярларын чистарту өмәсендә катнаштылар. Мондый инициативалар барлык халык өчен дә яхшы үрнәк булып тора һәм җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруга ярдәм итә. Чиста ярлар территориянең тышкы күренешен яхшыртып кына калмый, ә сулыкларны пычранудан саклый, аларның экосистемасын саклый. Моннан тыш, саф һавада уртак эш коллектив рухны ныгыта һәм хезмәткәрләрнең берләшүенә ярдәм итә. Мондый чаралар кешеләргә бер-берсен яхшырак белергә, уртак эшкә катнашын тоярга һәм туган якны төзекләндерүгә реаль өлеш кертергә ярдәм итә
8
апрель, 2026 ел
Язгы өмәләргә старт бирелде!
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган традицион санитар-экологик икеайлык уза. Акция кысаларында авыл җирлеге администрациясе, ФАП һәм китапханә хезмәткәрләре өмә үткәрде. Беренче чиратта игътибар истәлекле урыннарга юнәлтелде: һәйкәл янындагы территория чүп-чардан чистартылды. Карның тизрәк эрүен һәм туфракны язгы сезонга әзерләү өчен, кар йомшартылып таратылды.
7
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум. Өстәмә түләү алуга хокукны билгеләгәндә пенсионерга билгеләнгән түләүләр исәпкә алына: пенсия, пенсия тупланмаларыннан вакытлы түләүләр, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе, шулай ук коммуналь хезмәтләргә, телефонга һәм транспортка чыгымнарның компенсаөияләрен кертеп, акчалата социаль ярдәм чаралары. Бары тик натураль рәвештә генә бирелә торган ташламалар исәпкә алынмый. Әгәр җыелма керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россиянең социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгәтсез тәртиптә рәвештә билгели. “Әгәр дә түләүләрне индексацияләү күләме узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин ителешне саклап калу максатларында, социаль өстәмә исәпләгәндә пенсионерга индексация түләүне узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни, пенсия һәм ЕДВ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар индексацияләүгә кадәр түләнә торган суммалардан (пенсияләр, ЕДВ) кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләмгә кертелә һәм киләсе ел индексациясе датасына кадәр түләнә", - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз