Бүген 2025 елның 22 декабрендә Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясендә актив катнашты. Әлеге проект балаларның, Яңа ел хыялларын тормышка ашыруга,теләкләре махсус порталда калдырылган балаларга шатлык китерүгә юнәлдерелгән. Бу инициатива һәр балага олыларның кайгыртуын һәм игътибарын тоярга мөмкинлек бирә, бәйрәмне күңелле һәм истә калырлык итә.