Татарстанның 45 меңнән артык кешесе авыл хуҗалыгында эшләгән өчен югары күләмдә пенсия ала

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында эшләүче 45 620 кеше авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү ала. Әлеге хокукка картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе алучы,  авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булган  эшләмәүче пенсионерлар ия.

“Авыл  стажы” өчен өстәмә түләү картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. 2024 елда ул  2033, 72 сумга тигез.

Тиешле  хезмәт стажын шәһәрдә туплап, аннары авылга яшәргә күченеп кайткан пенсионерлар әлеге хокуктан файдалана алмый. Ә инде  гомер буе авыл җирлегендә хезмәт итеп,  аннары  шәһәргә күчкән пенсионерлар  өчен ташлама алу хокукы саклана.

«Тиешле вазыйфаларда тиешле стаж туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына авыл стажы өчен өстәмә иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла, моның өчен аерым гаризалар язу яки документлар җыю таләп ителми. Ә пенсиягә чыккач эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга эштән туктаганнан соң өстәмә билгеләүне сорап Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International