Кайбыч районы прокуратурасы чит ил гражданнарының хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруның законлылыгын тикшерә.
Районда 19 чит ил гражданы яшәү урыны буенча теркәлгән, 12 чит ил гражданы вакытлыча яшәү өчен рөхсәт нигезендә, 27се яшәү өчен рөхсәт нигезендә яши. Моннан тыш, миграция исәбенә 358 чит ил гражданы куелган.
Крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлегендә миграция законнарын үтәүне тикшерү нәтиҗәсендә чит ил гражданнарын хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү өлешендә закон таләпләрен бозулар ачыкланды.
Шулай итеп, 11.06.2022 елда крестьян - фермер хуҗалыгы башлыгы Үзбәкстан Республикасы гражданы белән хезмәт килешүе төзеи һәм аны эшкә кертә.
Әмма миграция законнары таләпләрен бозып, крестьян - фермер хуҗалыгы башлыгы закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә чит ил гражданы белән хезмәт килешүе төзү турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча миграция пунктына хәбәр итми.
Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча КФХ башлыгы адресына тәкъдимнәр кертелде, аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 18.15 статьясының 3 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Әлеге өлкәдә күзәтчелек чаралары дәвам итәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы