Кайбыч районы прокуратурасы белә торып ялган машина йөртү таныклыгы кулланган өчен җинаять эше буенча гаепләүне хуплады

2023 елның 3 феврале, җомга

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 3нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче Казан шәһәренең 54 яшьлек кешесенә карата (белә торып ялган таныклык куллану) район судында җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

2019 елның февраль урталарында «Интернет» мәгълүмат - коммуникация челтәре аша ир-ат ачыкланмаган заттан ялган машина йөртү таныклыгын 50 мең сумга сатып алган.

2022 елның 14 сентябрендә Кайбыч районы территориясендә автомобиль белән идарә итеп, ул Кайбыч районы буенча Россия ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла, аларга ялган машина йөртү таныклыгын күрсәтә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд, Дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, гаеплегә 4 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International