Бүген Кече Кайбыч авылы мәдәният йортында Ябалак авыл җирлегенең халык җыены үтте.
Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, “Август- Кайбыч” җәмгыятенең генераль директоры Александр Иванов, оешмалар җитәкчеләре, вәкилләре, авыл халкы катнашты.
2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар белән җирлек башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина таныштырды, сорауларга җавап бирде. Бәрлебашы мәктәбе директоры Сергей Лазарев мәктәп тормышы, уңышлары, балаларны тукландыру турында сөйләде. Мәктәпне ремонтлаудагы ярдәме өчен Альберт Рәхмәтуллинга, Укытучылар көненә педагогларга биргән бүләкләре өчен Александр Ивановка рәхмәтен белдерде. Бәрлебашы авылы ФАПы мөдире Гөлнара Идрисова ел дәвамында башкарган эшләренә тукталды.
Алмаз Сөләйманов узган ел Кече Кайбычта наркотик матдәләр ясау буенча эшчәнлеккә чик куюларын әйтеп үтте һәм халыкны уяу булырга чакырды.
- Халык җыеннарында сораулар елдан-ел кими бара. Димәк, проблемалар вакытында хәл ителә.