Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, гадәттәгечә балаларга һәм авырлы хатыннарга декабрь ае өчен тиешле пособиеләр вакытыннан алда, яңа ел бәйрәмнәренә кадәр түләнәчәк. Ярдәм чараларын кредит учреждениеләре аша алучы гражданнар да түләүләрне вакытыннан алда алачак.
Балаларга һәм йөкле хатыннарга вакытыннан алда түләүләр түбәндәгечә башкарылачак:
2023 елның эш көне булмаган 3 гыйнвары өчен быелның 29 декабрендә пособие алучылар счетларына түбәндәге айлык түләүләр керәчәк:
- йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатыннарга;
- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга;
- яшь ярымга кадәр баланы карау буенча эшләмәүче ата-аналарга;
- чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр балаларына.
Түләүләрне “Россия почтасы" бүлеге аша пособие алучыларга ай саен түләнә торган пособиеләр график буенча 2023 елның 3 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр түләнәчәк.
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр:
"Картлык буенча иминият пенсияләре гыйнвар өчен эшләмәүче пенсионерларга индексацияләнгән күләмдә түләнәчәк. 2023 елның гыйнварыннан индексация суммасы
4,8% дәрәҗәсендә билгеләнгән”, - дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Кредит учреждениеләре аша пенсияләр билгеләнгән график буенча - 2023 елның 12 гыйнварыннан соң башкарылачак.
"Россия почтасы" бүлеге аша пенсияләр һәм социаль түләүләр гадәти график буенча түләнәчәк. Почта элемтәсе бүлекләре республикада түләү чоры башлану белән бер үк вакытта, почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә ачылачак. Җибәрү датасы пенсионерның яшәү адресы буенча билгеләнгән.