28 сентябрьдә «Кидспейс» эшче һөнәрләрен өйрәнү мәйданчыгында «Минем циффрлы Татарстан»Республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Конкурс татарстанлылар өчен циффрлаштыруга багышланган истәлекле елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Мәрхәмәт»Татарстан Республикасы Дәүләт Советы берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары ярдәме белән уздырылды. Конкурста республикабызның муниципаль районнары һәм шәһәр округларының 150дән артык беренче сыйныф укучысы катнашты, программа чаралары ярдәмендә укучылар конкурс темалары буенча компьютер рәсемнәре ясадылар. Бүләкләү тантанасында җиңүчеләр арасында Ябалак авыл җирлегеннән Бәрлебаш мәктәбе укучысы Аверьянова Елизавета да катнашты. Ул диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Җитәкчесе Лазарева Людмила Николаевна.