Кайбыч районы прокуратурасы гражданнарны «телефон мошенниклыгының» яңа ысулы турында кисәтә.
Алдакчыларда банклар клиентларын тавыш роботлары ярдәмендә телефон алдауның яңа ысулы барлыкка килде.
Әйтик, җинаятьчеләр тавыш роботлары ярдәмендә банк клиентларына шалтыраталар һәм, ышанычка кереп, аларга онлайн-банкта операция ясарга мөмкинлек бирә торган мәгълүматны алдап чыгаралар.
Алдау схемасы үзе болайрак күренә: затка банк клиентының шәхси кабинеты белән башкарылган шикле операцияләр турында хәбәр итүче банк роботыннан - ярдәмчесеннән шалтырату килә (кагыйдә буларак, сүз акчаларны күчерү, кредит рәсмиләштерү, шәхси кабинетка бәйләп куелган телефон номерын алыштыру турында бара).
Алга таба караклар тональ режимда операцияне раслауны сорыйлар, ә баш тарткан очракта банкның куркынычсызлык хезмәте псевдохезмәткәре белән кушыла, ул сөйләшүдә абонент мәгълүматларын алырга омтыла.
Соңгы вакытта гына район халкын алдауның 2 очрагын китерәм: 31.12.2021
Соңгы вакытта гына да район халкын алдауның 2 очрагын гына китерәм:
31.12.21 ОВДныд дежур частена Араслан авылында яшәүче бер ханым телефон аша билгесез затлар аны ялганлап «Россия Саклык банкы» ГАҖ банк картасыннан 52 мең сум акча урладылар.
17.01.22 Олы Подберезье авылында яшәүче бер кешене шулай ук телефон аша билгесез затлар ялганлап аның «АК БАРС БАНК» ГАҖ банк картасыннан 322 мең сум акча урлаганнар.
Кайбыч районы прокуратурасы искә төшерә:
банк хезмәткәрләре һәм аларның роботлаштырылган ярдәмчеләре гражданнарга шалтыратмый,
резерв счетлар юк;
әгәр туганыгыз бәлагә юлыкса, аның номеры буенча шалтыратырга кирәк;
Хөрмәтле гражданнар, әгәр сезгә хокук саклау органнары яки банкның куркынычсызлык хезмәте шалтыратса, күрсәтелгән бүлекчәнең кизү өлешенә яки ведомство офисы белән элемтәгә керегез һәм аларның чыннан да бу эшне эшләвен ачыклагыз.
Заманча технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр сирәк ачыла һәм зыян күрүчеләргә зыян капланылмый.