Кичә Кайбычта көзге ярминкә узды. Ел саен үткәрелә торган ярминкә Өлкәннәр декадасы кысаларында үтте, бу ярминкәдә Ябалак авыл җирлеге башкарма комитеты да катнашты.Биредә сөт, эремчек, төрле яшелчәләр, тозлы-тозлы яшелчәләр сатып алырга була иде.
Гадәттәгечә, ярминкә бәяләре кибетләрдән шактый түбән иде. Шуңа да товарлар да шунда ук үз сатып алучыларын тапты.