Кайбыч районы прокуратурасы исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән Яшел Үзән кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 04 марты  көнне Кайбыч районы Бортас авылы янында Яшел Үзәндә яшәүче ир-атның исерек булу билгеләре белән автомобиль белән идарә итүе һәм башка автомобильгә бәрелүе Суд тарафыннан ачыкланды.

Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә әлеге кеше медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Әлеге гражданин элегрәк РФ КоАП 12.8 ст.буенча (исерек хәлдәге йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итү) административ җәзага тартылган булган. Әмма шулай да үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган.

Дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, иргә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән.

Хәзерге вакытта суд карары законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International