ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы муниципаль юл фонды акчасы исәбеннән « Вак Таш» программасы буенча  Бәрлебаш авылынын Үзәк урамында юл төзелеше башланды.


7
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

7 нче октябрь көнне Бәрлебаш клубында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Өстәл тулы сый хөрмәт иде.Хөрмәтле өлкәннәребезгә карата  бу көнне Бәрлебаш  клубы методисты Гүзәл Өметбаева  зур концерт та әзерләгән иде. Өлкәннәребез бу чарадан ял итеп, бик канәгәт булып кайтып китте.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

6 нчы  октябрь көнне Кече Кайбыч авылында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау  Өчен Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы ,  социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Галимулла кызы да килгән иде.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2 нче  октябрь көнне Өлкэннэр көне уңаеннан  Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы   Кече Кайбыч авылыннан Федоровское картлар йортында гомер итүче Фәттахова Сания Фәттах кызын буләкләп кайтты.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

  22 декабрь көнне Кече Кайбыч,Ябалак,Бәрлебаш һәм Морза Бәрлебаш авылларында чираттагы чүп-чар җыелды.Чүп җыю 2017 елның 1 ноябреннән башкарыла һәм һәр айның 08 һәм 22 числосында башкарылачак.


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кичә, 08 октябрдә Морза Бәрлебаш авылы мәчетендә Корбан ашы уткәрелде, мәҗлестә авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина, аппарат җитәкчесе Рамилә Айзатуллина катнашты.

27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бәрлебаш авылынын Җиләкле урамы буйлап мөселман зиратына кадәр таш юл салынды,


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
23 октябрь конне  Кече Кайбыч авылында мәчет картлары белән Корбан ашы узды.

14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Корбан гаете мөбәрәк булсын!

3
август, 2013 ел
шимбә
Кадер кичәсе – Рамазан аеның соңгы ун киченең берсе (күбрәк 27 кичне әйтәләр). Бу кичәдә Аллаһы тәгалә Мухаммәдне (салляллаху галәйһи вәсәлләм) пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Кадер кичәсендә эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International