ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

    Полиция хезмәткәрләре көн саен профилактик рейдлар үткәрә, ваклап сату объектлары, хезмәт күрсәтү һәм такси объектлары, җәмәгать транспорты тикшерелә.
Үзегезне һәм башка гражданнарның сәламәт тормышка хокукларын хөрмәт итегез, чикләүләр һәм "битлек режимы" кагыйдәләрен саклагыз.
Хокук бозулар РФ КоАП буенча административ штраф белән чикләнә.


3
октябрь, 2020 ел
шимбә

    1 октябрьдә безнең илдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Бу үзенә игелек,хөрмәт,мәхәббәт һәм кайгыртуны үз эченә алган,буыннар бердәмлеге һәм чорлар бәйләнеше символы булган үзенчәлекле бәйрәм.Бәйрәм уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән Ябалак авыл җирлегенең өлкән буын кешеләренә котлау открыткалары тапшырылды.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

    1 октябрьдә безнең илдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Бу үзенә игелек,хөрмәт,мәхәббәт һәм кайгыртуны үз эченә алган,буыннар бердәмлеге һәм чорлар бәйләнеше символы булган үзенчәлекле бәйрәм.Бәйрәм уңаеннан Ябалак авыл җирлеге башлыгы исеменнән Хабибуллина Дания Сәлим кызын котладылар

   Бүген 1 октябрь көнне, Өлкәннәр көне уңаеннан, Кайбыч мәдәният йортында "Ак җилкән"халык театры Сәет Шәкүров әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Тол хатыннар, тол кызлар" спектаклен тәкдим итте.

     Өлкән буын кешеләренең бәйрәме 1 октябрьгә туры килүе символик мәгънәгә ия, чөнки пенсия яше-безнең тормышыбызның «алтын көзе.Кадерле әби-бабаларыбыз сезне чын күңелдән өлкәннәр көне белән котлыйбыз, ! Кадерлебез, сезгә ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

    Бәрлебаш авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына күпер ремонтланды.Эшне крестьян-фермер хуҗалыгы Зиннуров Фәрит Рәшит улы башкарды.


26
сентябрь, 2020 ел
шимбә

      Бүген, 26 сентябрь көнне Ябалак авыл җирлеге халкы «Татарча диктант»язып, татар телен белүләрен тикшерде. Диктант язу өчен мәйданчыклар мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә оештырылды. Диктант язу өчен 30 минут вакыт бирелде. Диктант татар язучысы һәм журналист Ибраһим Газиның «Сычылар» әсәреннән өзек буенча, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, язарга тәкъдим ителде. Онлайн режимда текстны ТНВ каналы буенча профессор Фоат Галимуллин укыды. Әйтергә кирәк, акциядә башка милләт кешеләре дә катнашты.

     Бүген өлкәннәр декадасы кысаларында Ябалак авыл җирлегендә барлык пенсионерларга да 5әр кг шикәр комы һәм 5 кг он таратылды. Барлык пенсионерлар да бик канәгать район һәм агрофирма җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен белдерәләр.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

      Бүген Апаста "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез"конкурсының зона этабы узды.

      Конкурста 8 районнан килгән гаиләләр катнашты. Конкурсны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырды.

       Конкурс бурычларына гаилә элемтәләрен ныгыту һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, киң җәмәгатьчелек белән Татарстан һәм үз гаиләсенең тарихы белән кызыксынуны җәлеп итү керә иде. Безнең авыл җирлегеннән Бәрлебаш авылында яшәүче Аскаровлар гаиләсе катнашып, лаеклы төстә 3 нче мактаулы урын яуладылар. Аскаровлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

     Бүген 22 сентябрьдә Кайбычта "Бердәм Россия" Кайбыч региональ бүлегенең 32 конференциясе узды «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбыч муниципаль районы секретаре Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы Гыйзәтуллина Мөслимә Фәрит кызын "Партия абруен арттыруга шәхси өлеш керткәне, Кайбыч җирле бүлекчәсе эшчәнлегендә актив һәм нәтиҗәле катнашуы өчен" дипломы белән бүләкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International