Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә.
Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган пенсионерларның пенсияләре индексацияләнде:
Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән пенсия пенсионерларга апрель аенда гадәти китерү графигы буенча киләчәк.
"Апрель индексациясе агымдагы ел башыннан пенсияләрне өченче арттыру булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре планлаштырылган 4,6% урынына 7,5% ка индексацияләнде. Индексация картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Февральдә Социаль фонд кайбер социаль түләүләрне 7,4% ка индексацияләде. Инвалидлыгы булган кешеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Кайбыч районы прокуратурасы кисәтә.
Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә
Кайбыч районы прокуратурасы кисәтә.
Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.
Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр:
- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;
- бердәм пособие билгеләү;
- ана капиталы чаралары белән эш итү.
Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.
Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар.
«Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен һәркем үзе сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш, контакт-үзәк операторы көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны номеры буенча алырга була (шалтырату бушлай).
Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы күп балалы гаиләнең мөрәҗәгате нигезендә торак төзелешенә социаль түләү биргәндә торак законнары таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Тикшерү гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуын ачыклаган. Татарстан Республикасының Кайбыч мунициаль районында Бердәм иҗтимагый комиссия тарафыннан Гаилә «авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру чарасы шартларына туры килә дип танылды һәм программада катнашучылар составына кертелде.
Гаиләгә Турминск авылы Кайбыч муниципаль районында шәхси торак йорт төзү өчен социаль түләүнең бер өлешен бирү турында таныклык бирелде.Түләнмәгән социаль түләүнең калдыгы 1090115 сум тәшкил итә.
Бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Хөкүмәтнең 2013 елның 15 июлендәге 598 номерлы карары таләпләре үтәлмәгән, шуның белән күп балалы гаиләнең торак хокуклары бозылган.
Шуңа бәйле рәвештә Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына күп балалы гаилә, шул исәптән балигъ булмаган балалар мәнфәгатьләрендә 1090115 сум күләмендә социаль түләүнең алынмаган суммасын түләтү турында дәгъва белдерелде. Хәзерге вакытта дәгъва гаризасы карала.
Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир Кызы
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россиядә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон форматта бирелә башлады. Болай эшләү пациентлар, табиблар һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә.
Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турындагы мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь белән эшләү күләмен киметә, мәгълүматны тутырганда хата ясау ихтималын юкка чыгара. Хезмәткәрләр исә үз чиратларында түләү алу өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе белән мөрәҗәгать итмиләр һәм башка документлар тапшырмыйлар. Медицина оешмасы хезмәткә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килгәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Агымдагы елда Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.
Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу , шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соңгы чорда күзәтү үтү өчен медицина оешмасын сайлау хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат яшәү урыны буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында формалаштырыла. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерүләр үткәреләчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин.
Түләүне билгеләү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Социаль фонд автомат рәвештә ала. Әлеге исемлеккә йөкле хатынны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала тудыру процессының уңышлы узуы , шулай ук бер яшь тулганчы ел дәвамында балага профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелү турындагы мәгълүматлар керә.
"Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләренә документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызларга үзләре белән кәгазь бланк йөртергә һәм күрсәтергә кирәклеген гамәлдән чыгарды", - дип билгеләде Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була (шалтырату бушлай)
2024 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга Татарстан Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә. Әгәр исәп-хисап чорында гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаса (Татарстанда бу - 12 741 сум), бердәм пособие алуга хокук барлыкка килә. Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милек таләпләре кысаларына да сыешырга тиеш.
Исәп-хисап чоры - гариза биргән айдан бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай. Мәсәлән, әгәр әни бу елның мартында гариза бирә икән, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак хисап чоры 2023 елның февраленнән 2024 елның гыйнварына кадәр тәшкил итәчәк.
Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% һәм 100% күләмендә билгеләнергә мөмкин. Быел Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы 12 741,00 сум тәшкил итә.
«Бүген Россиядә балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм системасы булдырылды. Мохтаҗ гаилә, балаларының гаиләдә ничәнче булып тууына һәм яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан һәр балага карата ярдәм алу хокукына ия», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була: (шалтырату бушлай).
Кайбыч районы прокуратурасы кисәтә: