2019 елда Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчкәндә, социаль якланмаган категорияләргә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, 2019 елда цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле булган цифрлы телевизион приставка, телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарына бер тапкыр компенсация бирелә.
Цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү өчен цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләү түбәндәге категория гражданнарга бирелә::
18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә бала алган, ТР Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары нигезендә бирелә торган балага айлык пособие алучы гаиләләргә;
инвалид балалары булган, балага айлык пособие алучы, ТР Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары нигезендә бирелә торган гаиләләргә;
ялгыз яшәүче, 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган пенсионерларга (пенсионерлар);
ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган гаиләләргә) җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмый.
Компенсацияләр фактик бәя күләмендә бирелә, ләкин 1 мең сумнан да артмый.
Документларны кабул итү һәм күрсәтелгән компенсацияләрне билгеләүне гражданинның (мөрәҗәгать итүченең) яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенең территориаль бүлеге гамәлгә ашыра.
Компенсацияләр билгеләү өчен документлар пакеты белән гаризаны Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлегенә 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. 2019 елның 1 декабреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
Барлык килеп туган сораулар белән Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекчәсенә 8-84370-21113 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Россия Пенсия Фонды 2019 елның 14 ноябрен Бердәм пенсион грамоталылык көне дип игълан итте – бу көнне бөтен ил буенча мәктәп укучылары һэм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен пенсия белэн тәмин итү нигезләре буенча дәресләр уткәреләчәк.
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре Республиканы ң барлык район мәктәпләрендә укучыларга пенсия алуга хокуклар, анын ничек формалашуы хәм нәрсәгә бәйле булуы, пенсия турында ни очен яшьтән ук кайгыртырга кирәклеген һәм «ак хезмәт хакы» алуның мохимлеге хакында сойләэячәк.
Пенсия фондының террритриаль органнарында узачак экскурсияләр барышында укучылар Пенсия фондында эшнең ничек оештырылуы һәм хезмэткәрләрнең нинди функция башкарулары белән танышачаклар.
«Бердәм пенсион грамоталылык көне укучы яшьләр арасында ел ахырына кадэр дәвам итәчәк мәгълумат тарату, анлату кампниясенә старт бирә», - дип билгеләп утте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Булекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Элеге акция барышында яшьләрнең конституцион хокукларын яклау, аларны социаль проблемаларын хәл иту (яшьләрнең пенсион сәясәткә активлыгын системалаштыру) максатында РФ Пенсия фондының Татарстандагы Булекчәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык арасында узара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшу турында Килешугә кул куелачак.
Исегезгә төшерәбез: инде берничә ел дәвамында укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына пенсия турында» дигән өйрәну интернет-ресурс эшләп килә. Элеге сайттан укучылар Россиядә Пенсия системасының тө- зелеше, пенсияне дөрес формалаштыра башлау кебек мавыктыргыч мәгълумат ала алалар.
13 ноябрь көнне Бәрлебашы авылындагы күп функцияле үзәктә эшләп килүче “Мизгел” театр студиясе тамашачылар хозурына язучы Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясе буенча спектакль куйды. Тамашачылар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Анда Бәрлебашыннан гына түгел, тирә-күрше авыллардан да килгәннәр иде.
Тамашачылар спектакльне яратып карады, чыгышларын алкышларга күмделәр, эштән арып кайтканнан соң, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлегендә яшәүчеләр.Сезне 2019 елның 13 нче ноябрендә Бәрлебашы авылындагы күп функцияле үзәктә эшләп килүче “Мизгел” театр студиясе, тамашачылар хозурына язучы Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясе буенча спектаклен ТӘКЪДИМ итӘ.
Спектакль башлана 18: 00 сәгатьтә
Керү бушлай.
Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Мөдәрис Вәгыйз улы Нуруллин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Мөдәрис Вәгыйз улы !!!
Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.
Бүген 9 ноябрь көнне Ябалак авыл җирлеге башкарма комитеты Казан шәһәрендә узган Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
Шәһәр халкы иртәнге 6 дан ярминкәгә ашыкты. Биредә сөт, эремчек, корт, камыр ризыклары бәрәнге, суган,кишер сатып алырга була иде.Барлык товарга да сатып алучылар ихтыяҗ булды, ә ярминкәгә килүчеләр азык-төлекне турыдан-туры җитештерүчеләрдән һәм кулай бәядән сатып алу мөмкинлегеннән бик канәгать калды.
Кече Кайбыч авылында гомер итүче Фәнил hәм Мәдинә Зиннуровлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга,мәхәббәт жимешләре,уллары Бәхтияр доньяга аваз салды.
Нәни улыгызны тигезлектә үстерегез,улыгыз үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле бала булып үссен.
Бүген Бәрлебаш авылында гомер итүче Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сергей Владимирович Лазарев үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Сергей Владимирович !!!
Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, һәрвакыт сезнең хөрмәтле кеше булуыгызны телибез! Сезнең күз алдыгызда бәхет нурлары балкып торсын! Сезгә нык сәламәтлек, дөрес карарлар һәм яхшы кәеф телибез! Кичә хыялланган искиткеч матур хыялларыгыз иртәгә тормышка ашсын!
Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
Алай гына да түгел, әлеге периодның һәр елы өчен караучыга аерым бал исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала караган өчен – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча һәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.
Әлеге периодлар стажга керсен өчен гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары төркәлмәгән.
Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен – 37 елдан да ким булмаска тиеш . Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга – 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый периодлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган җирдә яшәгән еллар) пенсион баллар белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсион хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: аларның кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.
«Бары Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган мәгълуматларга гына ышанырга кирәк», - ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
31 октябрь көнне Бәрлебаш авылында яшәүче Нина Владимир кызы Ерамасова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Нина Владимировнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.