ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул  20588 сум тәшкил итә.

Бер айда регионда балалар өчен узган елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимум күләмендә акча түләнә. Татарстанда әлеге сумма 9719 сумга тигез.

Түләү алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән  эшләү хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә кабул ителә, электрон вариантны  Пенсия фонды сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында тапшырыла. Гариза белән бала туганнан соң өч ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы мөһим – түләү башта бер елга гына билгеләнә. Гаилә алга таба да  ана капиталы исәбеннән  айлык түләү алырга  планлаштырган очракта кабат гариза белән мөрәҗәгать  итергә кирәк була.

 Гаилә түләү сорап туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать  итсә,  түләү бала туган көннән билгеләнә. Бала туганнан соң мөрәҗәгать иткәнгә кадәр узган айлар өчен тиешле сумма ананың исәп счетына күчерелә.Гариза балага 6 ай тулганнан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткан көннән исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, узган елда балалы гаиләләргә тиешле социаль ярдәм  күләме  сизелерлек арттырылды. Президент Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы 2026 ел ахырына кадәр озынайтылды, аның күләме артты, хәзер беренче балалары туган яисә уллыкка бала алган гаиләләр дә ана капиталы алу хокукына ия.

Президент юлламасы буенча ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел ул беренче бала өчен  17 мең сумга артты һәм 483882 сум тәшкил итте. Икенче бала өчен арту 23 мең сум тәшкил итә, беренче бала өчен сертификат алмаган гаиләләр хәзер 639432 сум акча алалар.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификаты проактив рәвештә бирелә башланды. Хәзер сертификат бала туганнан соң автомат рәвештә рәсмиләштерелә, моның өчен ананың гариза язуы соралмый. Ана капиталы алуга хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына гражданлык һәм актларын теркәү хезмәте дәүләт реестрыннан килә. Сертификат  ясалу хакында мәгълүмат Пенсия фондының мәгълүматлар системасында билгеләнә һәм ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Ана капиталына электрон сертификатның кәгазьдәге сертификатка караганда өстенлекле яклары шактый: аны югалтып яисә бозып булмый, димәк, сертификатны кабат ясатуга вакыт сарыф ителми; сертификат хуҗасы андагы мәгълүматлар белән шәхси кабинетта теләсә кайсы вакытта таныша ала.

Бүгенге көндә республикада 40 меңңән артык сертификат проактив режимда бирелде, ягъни аларны сертификат алу хокукы булучылар гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә алды. Шуларның 25300е – 2020 елда, ә 15000 сертификат 2021 елның 6 аенда рәсмиләштерелгән.

Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.

      Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арттырыла торган гадәти индексациядән аермалы буларак, әлеге кабат исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсиягә зуррак сумма өстәлә. Шулай да, кабат исәпләү барышында пенсиянең максималь артуы 2020 ел бәясеннән чыгып исәпләнгән 3 пенсия коэффициенты, ягъни 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты бәясе хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).

      Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсион тупланмалары исәбеннән түләнелүче тупланма пенсия, ашыгыч пенсион түләү һәм берьюлы бирелүче түләү күләме дә арта. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләү фактына караганда (эш бирүчеләрнең пенсион тупланмага күчерә торган акчалары хәзерге вакытта иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелә) идарәчел компанияләрнең акчаларны инвестицияләве нәтиҗәләренә күбрәк бәйле.

      Пенсияләрне кабат  исәпләү 1748 пенсионерга, ашыгыч түләү алучы 1022 һәм тупланма пенсия алучы 1470 пенсионерга кагыла. Аларның айлык түләүләре 2020 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректировка коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланма пенсия өчен ул 9,1 %, пенсия тупланмаларын софинанслау дәүләт программасында катнашучылар алачак ашыгыч пенсион түләүләр өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы, «Интернет» челтәре сайтларында урнаштырылган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәсендә, тиешле рөхсәттән (лицензиядән) һәм нинди дә булса документлардан башка, хәрби ату коралын сату һәм алу турында белешмәләре булган 2 Интернет-битне ачыклады.

Хәрби ату коралын тиешле рөхсәтеннән (лицензиядән) башка сату һәм сатып алу турындагы мәгълүматка ирекле керү «Корал турында» Федераль законда каралган чикләүләргә каршы килә һәм чикләнмәгән затлар даирәсенең, шул исәптән балигъ булмаган балаларның хокукларын бозу өчен шартлар тудыра, шулай ук террорлык актларын һәм башка җинаятьләрне кылу, шул исәптән мәгариф һәм башка оешмаларда, кешеләр җыелган урыннарда кылу сәбәбе булырга мөмкин.

Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан район судына «Интернет» челтәрендә Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган мәгълүматны тану турында ике административ дәгъва гаризасы җибәрелде.

Прокуратура гаризалары карау стадиясендә.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 

Кайбыч районы прокуратурасы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе белән берлектә, оешмалар тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләү бурычларын үтәү өлешендә, салым законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.

РФ Салым кодексының 77 статьясы нигезендә, салым органнары салым түләтү өчен салым түләүче милкенә арест салырга мөмкин, ул бары тик прокурор санкциясеннән (рөхсәтеннән) генә башкарыла.

Кулга алу салым түләүченең милек хокукын вакытлыча чикләү булып тора һәм салым йөкләмәләрен тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләгәндә милекне кулга алу төшерелә.

Тикшерү күрсәткәнчә, «Дубрава «агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә 1369 мең сумнан артык суммага салымнар (шул исәптән штрафлар һәм пенялар буенча) буенча бурыч бар.

Салым йөкләмәләрен тәэмин итү максатларында район прокуратурасы салым органының предприятие милкенә арест салу турындагы карарын санкцияләгән.

Милекне кулга алу, аны тормышка ашыру һәм салым бурычларын түләү Кайбыч районы прокуратурасы контролендә тора.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

8 яшьтән 16 яшькәчә һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне билгеләргә 11 меңгә якын гариза кабул ителде. Бу хакта  Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләүләр ялгызы бала үстерүче әти-әниләргә, яисә суд алимент түләргә дигән карар чыгарса да, алимент ала алмаучы яки алимент алганнан соң да  мохтаҗ булып калган гаиләләргә һәм йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан аз керемле булачак  әниләргә бирелә.

Безнең Республикада ялгызы гына бала үстерүче әти-әниләргә пособие һәр балага аена 4997,50 сум (Татарстанда балаларның яшәү минимумы итеп кабул ителгән 9995 сумның яртысы), йөкле хатыннар  өчен - 5311 сум (Республикада хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумының яртысы) тәшкил итә.

Шунысы мөһим, пособие гаиләдә җан башына айлык керем,  барлык керемне кертеп, комплекслы бәяләгәннән соң, Татарстанда җан башына яшәү минимумы – 9955 сумнан артмаган очракта гына бирелә.

Ул гариза буенча билгеләнә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон юл белән җибәрү уңайлырак.

 Шулай ук гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә кабул ителә. Шәхси кабинетка пособие билгеләү өчен кирәкле документлар кирәклеге хакында хәбәр килгән очракта, түләү билгеләнми калмасын өчен 5 эш көнендә тиешле документларны китерергә кирәк. Андый хәбәрнамә булмаса, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин гражданнарга: ”Кабул ителгән 11 мең гаризада шактый төгәлсезлекләр бар. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза җибәрү өчен профильдәге шәхси мәгълүматларны яңартырга кирәк. Гариза дөрес тутырылырга тиеш. Барлык мәгълүматларны документ буенча языгыз. Счет реквизитларын язганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Счет гамәлдә һәм гариза тутыручыныкы, пластик карталардан файдаланган очракта, карта “Мир” түләү системасыныкы булырга тиеш. Ашыкмагыз. Пособие гариза биргән көннән исәпләнми, гариза тапшырылган ай өчен тулысынча түләнә, июль ахырына кадәр әле шактый вакыт бар”,-дип мөрәҗәгать итэ

2011 елның 27 июнендә кабул ителгән 161 номерлы “Милли түләү системасы трурында”гы Федераль законның 30.5 маддәсе 5.3 пункты яктылыгында 2021 елның 1 июленнән барлык социаль түләүләр милли “Мир” түләү системасы карталарына гына күчереләчәк.

 Исегезгә төшерәбез, әлеге таләп пенсия һәм башка социаль түләүләрне башка түләү системасы банк карталары счетлары аша алучыларга гына кагыла.

Пенсияләрен почта элемтәсе бүлекчәләре һәм пенсия китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар, кредит оешмалары счетлары аша алучыларга, ягъни банк карталарын кулланмаучыларга түләүләр үзгәрешләрсез, моңа кадәр булган схема буенча китереләчәк.

Банк реквизитлары үзгәргән очракта счет үзгәрү хакында Дәүләт хезмәтләре, Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фонды органнарына килеп хәбәр итәргә кирәк. Пенсия алу көне үзгәрми.

Физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә салым түләвен кире кайтару турында

 

88-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексының 219 статьясына физик культура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен салым түләүче тарафыннан түләнгән суммада социаль салым тотып калынган акчаны бирү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Салым чорында аңа, аның балаларына (шул исәптән уллыкка алынган) 18 яшькә кадәрге, 18 яшькә кадәрге физик культура-спорт оешмалары, физик культура һәм спорт өлкәсендә төп эшчәнлек алып баручы индивидуаль эшкуарлар тарафыннан күрсәтелгән физик культура һәм спорт хезмәтләре өчен үз акчалары исәбеннән түләнгән суммада гражданнар салым тотып калынырга мөмкин.

Шуның белән бергә, тотып калынган акча күләме, алдагы ел өчен башка социаль салым тотып калынган акча белән бергә, 120 мең сумнан артмаска тиеш. Әлеге акчаны узган ел нәтиҗәләре буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырганда алырга мөмкин булачак.

05.04.20021 ел, № 88-ФЗ Федераль законның югарыда күрсәтелгән нигезләмәләре 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Кайбыч районында 40 яшьлек ир-ат алимент түләүдән качып йөргән өчен хөкем ителгән

Кайбыч районы прокуратурасы 40 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта 2021 елның февраленнән 2021 елның апреленә кадәр хөкем ителүченең 27 мең сумнан артык суммага алимент түләүдән качуы ачыкланган. Шул ук вакытта ир элек тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Алиментлар буенча бурычларның гомуми суммасы 583 мең сумнан артып киткән.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган.

Суд, дәүләт гаепләве позициясен исәпкә алып, гаеплене 10 айга төзәтү эшләренә хөкем иткән.

 

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм авыр финанс хәлле булачак әниләргә һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала үстерүче ялгыз әти-әниләргә пособие билгеләү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр итә. Гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында һәм яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белңн эшләү хезмәтенә килеп тапшырыга мөмкин.

“Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында”гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр буенча яңа төр түләүләр ялгызы гына 8 яшьтән 17 яшькәчә бала тәрбияләүче әти-әниләргә, суд карары нигезендә алимент билгеләнеп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмаган яисә алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә һәм иртә срокта йөклелек буенча медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга түләнә.

Ике төр түләүнең күләме регионда кабул ителгән яшәү минимумына бәйле. Тулы булмаган гаиләләр өчен ул баланың яшәү минимумының 50 %, ә булачак әниләр өчен хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумының яртысын тәшкил итә.

Безнең Республикада ялгызы бала үстерүче гаиләләр өчен һәр балага 4997,50 сум, (Татарстан Республикасында баланың яшәү минимумы 9995 сумның 50%), йөкле хатыннарга 5311 сум (Татарстанда хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумы- 10622 сумның яртысы) тәшкил итә.

Түләүләр социаль казначылык принцибы буенча билгеләнәчәк, бу исә гражданнар гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә бирә алалар дигәнне аңлата. Шул ук вакытта кирәкле документлар белән гаризаны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тә бирергә мөмкин.

Гражданин дәүләт хезмәләреннән файдаланган очракта гариза бирә белән генә чикләнә, Пенсиф фонды хезмәткәрләре кирәкле барлык мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә үзләре соратып алалар. Гаризаның каралу статусы шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырыла.

      Гаризаны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшыручыларның үтенечләре канәгатьләндерелгән очракта пособие закон билгеләгән срокта счетка күчерелә, гариза бирүчегә өстәмә хәбәрнамә җибәрелми. Түләү билгеләнмәгән очракта  карар чыкканнан 1 эш көнендә гариза бирүчегә бу хакта кире кагуның сәбәбе күрсәтелеп хәбәрнамә җибәрелә.

       Пособие алу өчен төп шарт - гаиләнең керем күләме. Кагыйдә буенча ул Татарстан Республикасында җан башына яшәү минимумыннан- 9955сумнан  артмаска тиеш.  Пособие “Мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү”  юлы белән билгеләнә, бу пособиене гаиләнең барлык керемнәре һәм милкен исәпкә алып, шулай ук “нуль кереме” кагыйдәсен кулланып билгеләүне аңлата.

“Нульле керем” төшенчәсе, төгәлрәк әйткәндә, нульле керем кагыйдәсе айлык түләү билгеләгәндә керемнең: хезмәт хакы, пенсия, стипендия, бизнестан яисә үзмәшгульлектән алган табыш, авторлык гонорары рәвешендә берәр төре булырга тиешлекне аңлата.

Исәпкә алына торган чорда бу табышларның берсе дә булмаса һәм нульле керемнән җитди сәәбәп күрсәтелмәсә, гаиләгә түләү билгеләнмәү турында карар чыгарыла.

Керем булмауның җитди сәбәпләре түбәндәгеләр:

  • 3 яшькә җитмәгән баланы карау;
  • Инвалидлык булган яисә 80 яшьтән өлкән кешене тәрбияләү;
  • 23 яше тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә белем алуы;
  • 3 айдан озаграк дәвалану;
  • Хәрби хезмәт срогын үтәү һәм азат ителгәннән соң 3 ай;
  • Хокуктан мәхрүм ителү һәм азат ителгәннән соң 3 ай;
  • Баланың я әтисе, я әнисе генә булу (икенчесе үлгән, хәбәрсез югалган яисә документта теркәлмәгән);
  • Эшсезлек, әмма мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң 6 ай артык түгел;
  • Күпбалалы гаиләнең әти-әнисе.

Шунысын искәртү зарур, җитди сәбәпләр чорлары кушып исәпләнелә, бу исә бер җитди сәбәп булган чорга икенчесе кушылып санала дигән сүз. 12 айның 10сында нульле керемнең сәбәбе нигезләнгән очракта пособие билгеләнә.

 

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!


2
июль, 2021 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе белән берлектә, оешмалар тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләү бурычларын үтәү өлешендә, салым законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.
РФ Салым кодексының 77 статьясы нигезендә, салым органнары салым түләтү өчен салым түләүче милкенә арест салырга мөмкин, ул бары тик прокурор санкциясеннән (рөхсәтеннән) генә башкарыла.
Кулга алу салым түләүченең милек хокукын вакытлыча чикләү булып тора һәм салым йөкләмәләрен тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләгәндә милекне кулга алу төшерелә.
Тикшерү күрсәткәнчә, "Подберезье" агрофирмасы " җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә 220 мең сумлык салымнар (шул исәптән штрафлар һәм пенялар буенча) буенча бурыч бар.
Салым йөкләмәләрен тәэмин итү максатларында район прокуратурасы салым органының предприятие милкенә арест салу турындагы карарын санкцияләгән.
Милекне кулга алу, аны тормышка ашыру һәм салым бурычларын түләү Кайбыч районы прокуратурасы контролендә тора.

Кайбыч районы прокуратурасы

Прокурор урынбасары
Хафизов Фатыйх

т. 89178941910


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International