ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

 Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә. Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк.

       Ел башыннан Татарстанда яшәүче 1500 гә якын инвалидка пенсия шул ысул белән билгеләнде. Сүз инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр турында бара. Гамәлдәге пенсионерга инвалидлык бирелгән очракларда Пенсия фонды айлык акчалата түләү билгели.

       Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү турындагы карар федераль реестрдан инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар чыгарылганнан соң, өч эш көне дәвамында Пенсия фонды бу турыда гражданинга хәбәр итә. Пенсия билгеләнү турындагы хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, исәпкә алу язмасы булмаса,почта аша килә.

        Пенсия билгеләнгәннән соң аны китерү ысулын гражданин үзе билгели. Пенсияне китерү ысулы турындагы гаризаны Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында  шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне китерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин, моның өчен яңа гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән бирергә кирәк. Гаризаны шулай ук шәхси кабинет аша Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга, Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

        Пенсия инвалидлык бирелгәнче пенсионер булмаган гражданнарга билгеләнә. Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта Пенсия фонды өстәмә рәвештә айлык акчалата түләүне билгели.

        «Кайбер дәүләт хезмәтләрен актив режимда,  ягъни гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка күрсәтү социаль казначылык принцибы кысаларында гамәлгә ашырыла, аның максаты - социаль ярдәм чараларын билгеләү процессын тизләтү һәм белешмәләр җыюдан баш тарту», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.


8
апрель, 2022 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы Морза Бәрлебашы авылында яшәүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта 2022 елның 21 гыйнварында хөкем ителүченең исерек хәлдә медицина тикшерүе үтү таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылуы, үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамавы һәм янә исерек килеш руль артында тоткарлануы ачыклана.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җинаять – башкарма инспекциясе белән килешеп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган объектларда мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала. Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда  гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай - апрель һәм май айлары өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.

    Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү гаиләдә уртача җан башына керем яшәү төбәгендә кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнәчәк.

    Яна пособие гаиләдәге керем күләменә карап яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча уртача - 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, пособие  төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. 75 процент куләмендә пособие билгеләп тә  гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә максималь пособие билгеләнә.

    Исегезгә төшерәбез, хәзер 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм әлеге пособие күләме региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

    Ир-атлар арасында бильярд буенча ярышлар Иске Чәчкап авыл мәдәният йортында узды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин оештырды. Ярышларда Иске Чәчкап, Бәрлебаш, Кошман авылларыннан командалар катнашты. Һәр команда составында дүртәр кеше уйнады. Нәтиҗәдә, Кошманлылар беренче урынны алдылар һәм күчмә кубокка ия булдылар. Бәрлебаш командасы-икенче урында. Өченче урынны Иске Чәчкап авылыннан ир-атлар яулады. Һәр команда арасыннан иң яхшы уенчыны билгеләделәр. Болар-Бәрлебаштан Салават Рәхмәтуллин, Кошманнан Рафис Гыйләҗев, Иске Чәчкаптан Рәсим Сибгатуллин.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

 Ел саен 1 апрельдән пенсионерның  яшәү минимумы үсеше темпларын  исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.

        2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү пенсионерның 2021 ел өчен яшәү минимумы күләме 2020 елның  шул чорына нисбәтле буларак 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде.

        Россия Президентының 2021 елда яшәү  минимумын һәм иминият пенсияләрен  индексацияләү турындагы карарларын  исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән  социаль пенсияләр  8,6%ка индексацияләнә.

        Татарстанда  апрель индексациясе  социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы 80 мең артык пенсионерга кагылачак.

        Хәрби хезмәткәрләр, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып тора.

         Төрле сәбәпләр аркасында җитәрлек хезмәт стажы тупламаган, туендыручысын югалткан, әти-әнисез калган ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әти-әнисе билгеле булмаган инвалид балалар да социаль иминият пенсиясе алучылар исәбенә кертелә.

         “Инвалидлык  буенча социаль пенсия алучы  эшләүче пенсионерларның пенсияләре  генә индексацияләнәчәк. Рәсми эшләү факты картлык буенча социаль пенсия алучы пенсионерны индексациядән генә түгел, пенсия алудан тулысынча мәхрүм итә, чөнки  пенсионерның эшләү чорыннда пенсия түләү тулысынча туктатыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды  идарәчесе Эдуард Вафин.


19
март, 2022 ел
шимбә

     Бүген 2022 елның 19 мартында Морза Бәрлебаш авылнда Ябалак авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Нәүрүз бәйрәменә багышланган күңелле мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды. Авыл халкы өчен бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Һәр кунак ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйлана алды. Ачык һавада коймак әзерләү бәйрәм чарасының визит карточкасы булды. Балалар бик теләп халык традицион уеннарында катнаштылар. Балалар белән бергә аркан тартышуда өлкәннәр дә үз көчләрен сынады.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

  Хезмәт кенәгәсе  -  кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм  хезмәт стажын раслаучы төп документ.

          Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын  сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.

          "Электрон хезмәт кенәгәсенең  төп өстенлеге - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

            Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

           Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.

           Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда  бастырып алырга яисә  электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

           Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе  эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән  соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саен алачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен тиешле аерма кушылган өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

          Индексация ике этапта узды. 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9 %ка, ә 1 февральдән, Россия Президенты тәкъдиме буенча йөкләмәсе буенча, өстәмә рәвештә 8,6 %ка индексацияләнде.

         Индексациядән соң билгеләнгән пенсиянең төгәл күләмен ПФР сайтындагы шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин. Моның өчен "Билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турындагы белешмәгә заказ бирергә" электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки белешмә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалы  мөһер белән расланган. Белешмәне бастырып алырга да мөмкин.

        Исегезгә төшерәбез, индексациядән соң һәр пенсионерның  пенсиясе ул элек алып килгән пенсия  күләменә бәйле рәвештә арта.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.

         Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.

         Түләү күләме  уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, әгәр уллыкка алынган балага  8 яшь тулган яисә ул инвалид булган, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләү һәр бала өчен 156 428,66 сум  тәшкил итә.

          "Пособиегә хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар  хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгеләү турында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

         Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Документларның - уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгың, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш.

          Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары кергәннән соң  10 эш көне узганчы чыгарыла. Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки  мөрәҗәгать итүчедән  түләүгә хокукны раслый торган документлар килеп җитмәгән очракта, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.

          Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне эчендә түләнә.


11
март, 2022 ел
җомга

      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2022 номерлы карары нигезендә йорт биләмәсе чиге эчендә газ уздыру һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу буенча 80 000 сумнан артмаган факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия үз составында булган гаиләләргә бирелә:

- Бөек Ватан сугышы ветераннары,

- I һәм II төркем инвалидлар - бала - инвалид, шулай ук

- Күп балалы гаиләләргә,

- кереме бер кешегә 10 000,0 сумнан кимрәк булган гаиләләргә;

- айга 10 000,01 сумнан 19 000,0 сумга кадәр керемле гаиләләргә 60 000 сумга кадәр субсидия бирелә.

     Бер тапкыр бирелә торган субсидия бер йорт биләмәсенә бер тапкыр бирелә.

     Исәп-хисапта тотылган чыгымнар исәпкә алына:

     -җир кишәрлеге чикләре эчендә газлаштыру буенча проект һәм төзелеш-монтаж эшләре (газ кертүләрне һәм йорт эчендәге газ челтәрләрен төзү),

    - йорт эчендәге газ җиһазларын (һәр төрнең кимендә исеме) һәм газ исәпләү приборларын сатып алу.      Бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турында гариза анда даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак урын милекчесен яшәү урыны буенча социаль яклау органнары 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшыра ала.

      Бер тапкыр субсидия бирү өчен кирәкле документлар исемлеге:

      2021 елның 21 апреленнән соң махсуслаштырылган оешма тарафыннан төзелгән йорт биләмәсе

чикләре эчендә газ үткәрү эшләрен башкаруга подряд шартнамәсе;

     йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр акты;   

     йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алынган йорт биләмәсе чикләре эчендә газ уздыру буенча

башкарылган эшләр өчен түләүне, паспортларның күчермәләре белән бергә, раслый торган документ;

      төзелеп беткән объектны газ бүлү системасы объектын кабул итү акты яисә тоташтыру (технологик тоташтыру) турында акт;

     күчемсез мөлкәтнең Бердәм дәүләт реестрында хокук билгели торган торак урынына хокуклы документ;

        гариза бирүченең гаилә әгъзаларыннан (ялгыз яшәүче гражданнардан тыш) аларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык бирүнең һәм шәхси мәгълүматларны тапшырганда мөрәҗәгать итүченең аларның исеменнән эш итәргә вәкаләтле булуын раслый торган документлар (ирекле формада).

     Бер тапкыр бирелә торган субсидия гаилә керемнәрен исәпкә алып бирелә торган заявкалар өстәмә рәвештә керемнәр турында документлар да бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International