Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.
Быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарыла. Иң мөһиме шунда , хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде. Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә - һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак- акча гаиләләргә 5 июньдә күчәчәк.
Исегезгә төшерәбез, түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләләргә социаль фондка гариза бирергә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, Социаль фонд сайтында, шулай ук социаль фондның клиент хезмәтенә килеп яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Айлык акча күләме регионда балалар өчен кабул ителгән яшәү минимумына тигез. Ана капиталыннан түләүләр гаиләгә бер елга билгеләнә, бу вакыт үтү белән сертификат хуҗасына түләүне озайту өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәмә итеп тә алырга мөмкин.
Ябалак авылында һәйкәл территориясен чистарту буенча өмә үтте.
Кайбыч районы прокуроры «Кайбыч урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең урман мастерына карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.
Әлеге вазифаи зат РФ ҖК 260 маддәсенең 2 өлеше В һәм Г пунктларында каралган җинаять кылуда гаепләнә (үз хезмәт урыныннан файдаланып, зур күләмдә урман утыртуларны законсыз кисү).
Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның декабрендә гаепләнүче, «Кайбыч урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Берлибаш участок урманчылыгының урман массивында, вазифаи затның җинаятьчел гамәлләре турында хәбәрдар булмаган башка кеше белән берлектә, 12 яфрак токымлы агач кисеп алган.
Законга каршы гамәлләр белән дәүләткә 126178 сумлык зыян китерелгән.
Җинаять эше Кайбыч район судына карау өчен җибәрелгән.
Кайбыч районы прокуратурасы.
Ябалак авыл җирлеге башкарма комитеты Ябалак авылындагы мөселман зираты территориясен чистарту өмәсендә катнашучыларга зур рәхмәт белдерә
Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә кабул итә башлады.
Кабул итүнең яңа графигы пилот проекты кысаларында сынау уза, анда Татарстан Республикасы буенча социаль фонд та катнаша. Гражданнар ягыннан ихтыяҗ булган очракта, ул Социаль фондның барлык клиент хезмәтләрендә дә кертеләчәк.
"Социаль фондның клиент офисына килеп мөрәҗәгать итәр алдыннан 8-800-1-0000-1 номеры буенча Социаль фонд бүлегенең Контакт-үзәгенә шалтыратып белешергә кирәк, соравыгыз үзәкнең белгеч-операторы белән консультация барышында да хәл ителергә мөмкин. Ә инде клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк булган очракта ,социаль фонд сайтындагы алдан язылу сервисыннан файдаланып, кабул итүгә язылырга мөмкин ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарның www.sfr.gov.ru сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында урнаштырылган сервислар ярдәмендә Социаль фондның күпчелек хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән, Ябалак авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәмидуллин Аманулла Хәмидулла улына Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Макаров Алексей Николаевич катнашында бүләк һәм открытка тапшырылды.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Рәис Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән тол хатыннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр һәм открыткалар тапшырылды.
Экологик өмә, Ябалак авылындагы чишмәне чүп-чардан чистарттык.
Чистарту-безнең матур дөньяда яшәргә теләгебезне күрсәтүнең искиткеч ысулы, язгы көнне ачык һавада рәсми булмаган шартларда бергәләп аралашу, чөнки тәртип кешедә дә, аның тирәсендә дә булырга тиеш, шуңа күрә территорияне чистарту кирәк. Авыл җирлеге администрациясе белгечләре, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре гадәттәге бурычларын вакытлыча кичектереп, урамга чыгып, тирә-як территорияне тәртипкә китерделәр.
Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган әниләр пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.
Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.