Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза полиция хезмәткәрләре белән берлектә Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән бердәм республика дәресендә катнашты.
Район прокуратурасы хезмәткәре әлеге хокукый агарту чарасы кысаларында укучылар алдында «хокукка каршы гамәлләр кылган өчен балигъ булмаганнарның җаваплылык төрләре»дигән темага чыгыш ясады.
Ул аларга хокук бозулар өчен җинаять, административ һәм гражданлык - хокукый җаваплылык, процессуаль хокуклар һәм бурычлар турында аңлатты, укучыларның сорауларына җавап бирде.
Лекция йомгаклары буенча прокурор ярдәмчесе Сафина Р. З.белән әлеге темага профилактик - танып белү викторинасы үткәрелде.
Кайбыч районы прокуратурасы