Бәрлебаш авылында яшәүче Тукай һәм Рушания Әскәровлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды.58 ел буе үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче бу парга әлеге бүләкне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Тукай абый һәм Рушания апа икесе дә колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта уллары Илдар, киленнәре Алсу янәшәсендә, оныклар сөеп, бәхетле картлык кичерәләр.
“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале Гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан тапшырыла. Әлеге медальгә 25 елдан артык законлы никахта бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстергән, халык арасында абруй казанган парлар лаек була.