Җиңү көне алдыннан Ябалак авыл җирлегендә узган митингта бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Ябалак авылыннан Аманулла Хәмидуллинны һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар. Авылның төп урамында педагоглар, мәктәп укучылары, Яшь армиячеләр катнашында Үлемсез полк йөреше узды, шулай ук район үзәгеннән Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре килде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин обелискка чәчәкләр куйдылар, тантаналы митингка җыелучыларны Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котладылар, бу датаның илебез халкы, бигрәк тә яшь буын өчен әһәмиятен ассызыкладылар.
Максим Топилин Аманулла Хәмидулла улына зур бүләк - инвалид коляскасы тапшырды.
Бәрлебаш мәктәбенең яшь армиячеләре патриотик рухтагы әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар, строй адымнарын күрсәттеләр.
Танылган биюче Ринат Хәйруллин совет солдатының бию осталыгын таң калдырды. Чара "Җиңү көне" җыры белән тәмамланды,аны талантлы Илгиз Насыйров белән бергә митингта катнашучылар да башкардылар.
Һәр теләгән кешене, традиция буенча, солдат боткасы белән сыйладылар. Ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү бәйрәм табыны артында дәвам итте.