Бүген Ябалак һәм Кече Кайбыч халкы һәм кунаклары Бөек һәм тантаналы бәйрәмдә катнашу өчен Хәрби Дан Мемориалы янына җыелдылар. Бу көн һәркемгә якын һәм кадерле, шуңа күрә дә Ватанны саклаучыларны, ул вакытта тылда хезмәт куйган, икмәк үстергән, балалар тәрбияләгән, көткән һәм дошманны җиңәчәкләренә ышанган кешеләрне искә алырга җыелдылар.Һәм җиңдек, моның өчен кыйммәтле бәя түләп.
Тантаналы митингта Кайбыч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Камалеева Равия Рифкать кызы,авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина, ветераннар советы рәисе Рәшит Зиннуров ,Лида Ерамасова чыгыш ясадылар.
Һәйкәлгә бер минут тынлык белән баш иеп венок һәм чәчәкләр куйдылар.
Сугыш еллары буыны безгә тынычлык бүләк итте, Җиңүнең нинди кыйммәтләр белән яуланганын онытмыйча, аны сакларбыз һәм яшәрбез.