2021 елда пенсия тупланмаларын формалаштыру турында.

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

2021 елда пенсия тупланмаларын формалаштыру турында.

                  1967 елда һәм аннан соң туган гражданнарның 2002 елдан 2013 елга кадәр, дәүләт ярдәменнән файдалану программасында катнашучылар һәм ана (гаилә) капиталы акчасын пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга юнәлдерүчеләрнең пенсия тупланмалары формалаша.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

           Гражданнар тупланмаларын формалаштыру һәм инвестицияләү ысулын-иминиятләштерүчене үзләре сайлый, ул Россия Пенсия фонды яисә Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин.

           Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә Россия Пенсия фондына күчү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада (гариза көчәйтелгән квалификацион электрон имза белән имзаланган булырга тиеш) яисә алдан язылу юлы белән Пенсия фондының территориаль органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Болардан тыш клиентлар белән эшләү хезмәтенә нотариуста расланган ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән кеше дә гариза тапшыра ала.

          Гариза кабул итеп алганда, Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарга тупланган акчаларны инвестиция керемнәрен югалтмыйча 5 елга бер тапкыр күчерегә мөмкин икәнлеген хәбәр итәләр.

         2021 елда инвестиция керемен югалтмыйча вакытыннан алда түбәндәге гражданнар гариза тапшыра ала:

         -2016 елда гамәлдәге иминиятләштерүче пенсия тупланмаларының беренче 5 еллыгын фиксацияләгән гражданнар;

         - үз тупланмаларын гамәлдәге иминиятләштерүчедә 2017 елдан бирле формалаштыручылар.

          Күчү турындагы барлык гаризалар буенча пенсия тупланмалары акчалары инвестиция керемнәре сакланган күләмендә күчереләчәк. Акча гариза тапшырганнан соң 5 ел узгач күчерелә.

         31 декабрьгә кадәр гражданнар гаризаларында күрсәтелгән иминиятләштерүчене алмаштыра яисә аннан баш тарта алалар, чөнки ел ахырына кадәр Пенсия фондында гаризалар буенча карар чыгарылмый. Моның өчен иминиятләштерүчедән баш тарту яисә аны алмаштыру турында хәбәр итү зарур.

         Игүтибар! Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына өстенлек бирергә теләүчеләр алдан ук үзләре сайлаган фонд белән мәҗбури иминиятләштерү турында  килешү төзергә тиеш. Идарәчел компаниягә күчү өчен килешү төзергә кирәкми.

        Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды яисә идарәчел компанияне сайларга җаваплы һәм һәрьяклап уйлап өстенлек бирергә кирәк. Чөнки сез үзегезнең пенсия капиталыгызны арттыру өчен финанс оешмасы сайлыйсыз, шуңа күрә фондның яисә идарәчел компаниянең  соңгы берничә елда эш нәтиҗәләрен өйрәнегез, аларны башкалар белән чагыштырып карагыз. Идарәчел компанияләренең эш нәтиҗәләре белән Россия Пенсия фонды сайтында, “Гражданнарга” бүлегенең “Булачак пенсионерларга” бүлекчәсендә (https://pfr.gov.ru/grazhdanam/pensions/pens_nak/osnov_sved_invest/) танышырга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының эшчәнлеге Россия банкы күзәтчелегендә.

           Пенсия тупланмаларын Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларда формалаштырган гражданнарга 55 һәм 60 яшь (хатын-кызлыр һәм ир-атлар) тулгач яисә аларның вакытыннан алда пенсия алу хокуклары барлыкка килгәч, тупланма пенсияне алар сайлаган Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды билгели.

           Үзенең пенсия тупланмаларының  формалашуын гражданнар Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта яисә Дәүләт хезмәтләре порталында күзәтә алалар. Пенсия тупланмаларын күчерүдә төгәлсезлекләр булган очракта бу хакта Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк!     

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International