Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ябалак авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Башкарма комитет карары
Совет карары
ОППИ
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНЕҢ ЭШЕ ТУРЫНДА МАТЕРИАЛЛАРЫ
Авыл җирлекләре
Ябалак авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2021 ел
Бүген Ябалак һәм Кече Кайбыч халкы һәм кунаклары Хәрби Дан Мемориалы янына җыелдылар.
Бүген Ябалак һәм Кече Кайбыч халкы һәм кунаклары Бөек һәм тантаналы бәйрәмдә катнашу өчен Хәрби Дан Мемориалы янына җыелдылар. Бу көн һәркемгә якын һәм кадерле, шуңа күрә дә Ватанны саклаучыларны, ул вакытта тылда хезмәт куйган, икмәк үстергән, балалар тәрбияләгән, көткән һәм дошманны җиңәчәкләренә ышанган кешеләрне искә алырга җыелдылар.Һәм җиңдек, моның өчен кыйммәтле бәя түләп. Тантаналы митингта Кайбыч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Камалеева Равия Рифкать кызы,авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина, ветераннар советы рәисе Рәшит Зиннуров ,Лида Ерамасова чыгыш ясадылар. Һәйкәлгә бер минут тынлык белән баш иеп венок һәм чәчәкләр куйдылар. Сугыш еллары буыны безгә тынычлык бүләк итте, Җиңүнең нинди кыйммәтләр белән яуланганын онытмыйча, аны сакларбыз һәм яшәрбез.
Кайбыч районы башлыгы сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды
Җиңү көне алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларында булды һәм аларны бәйрәм белән котлады. Ул Ябалактан Бөек Ватан сугышы ветераны Аманулла Хәмидуллинга ихлас рәхмәтен белдерде. Ветеранга "Бердәм Россия" партиясеннән чәчәк бәйләме һәм азык-төлек җыелмалары, шулай ук Кайбыч икмәк комбинаты, "СЛ-молоко" җәмгыяте, "Йолдыз" кооперативы әзерләгән күчтәнәчләрен тапшырды
29
апрель, 2021 ел
Май аенда пенсия түләү һәм китерү графигы
Майда булачак ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенәүзгәрешләр кертелә. Бу хатка Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының бүлекчәсе хәбәр итә. “Россия Почтасы”федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе түбәндә күрсәтелгән көннәрдә пенсияләр түләячәк: - 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр тиешле көннәрдә (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча); - 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 майкөннәрдә пенсия китерү графигы буенча(почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча); - 2021 елның 11 маеннан башлап пенсия китерүнең расланган графигы буенча. "Китерү хезмәте" акционерлык җәмгыяте 2021 елның 4 маеннан пенсияләрне билгеләнгән графигы буенча китерәчәк. Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре аша гадәти график буенча түләнә. Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сезүзегезнеңучасток почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итэ аласызяисә 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтырата аласыз. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге8-800-600-0-357 Интернет-ресурсларwww.pfr.gov.ru , sprrt.ru
28
апрель, 2021 ел
Кайбыч районы прокуратурасы дәгъвасы буенча хөкем ителүчедән зыян күрүчене дәвалауга сарыф ителгән 200 меңнән артык сум түләттерелгән.
Кайбыч районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәнфәгатьләрендә җинаять кылган өчен хөкем ителгән җирле кешедән, зыян күрүчене дәвалауга тотылган 233805 мең сумлык акча алу турында судка мөрәҗәгать итте. Дәгъвалы гариза район суды карары нигезендә, РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 2 өлеше буенча 41 яшьлек ир (Автомобиль белән идарә итүче затның исерек хәлдә булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуга китергән) Зыян күрүчегә сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән, ул «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе турында» Федераль закон нигезендә территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары исәбеннән иминият медицина компаниясе тарафыннан түләнгән. Суд, хөкем ителүчедән 233805 сум алып, прокурор гаризасын тулы күләмдә канәгатьләндерде. Суд карарын үтәү контрольдә тотыла. ТР Кайбыч районы прокуратурасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз