Бәрлебашында яшәүче Мәсхүдә Өметбаева шигырьләре

8 февраля 2017 г., среда

Гомер юлы

Бәндәләрнең гомере кара урман

Шул урманга керсәң сине

Ниләр көтә, билгесез.

Адашыплар китсәң, баш әйләнеп,

Туры юлны тапмый йөрисең.

Урман эчләрендә юллар төрле якка,

Кайберләре илтә сазлыкка.

Шул сазлыкны әйләнепләр үтеп,

Чыга алсак иде яктыга.

Шул урманны исән-имин чыгып,

Әйләнепләр карап торасың.

Әдәм балалары, илем, Раббым каршысында

Йөзләребез кара булмасын.

Яшик әле дуслар, чын кешеләр булып,

Якты дөньяның кадерен белик без.

Исәнлекләр биреп, тормышыбыз рәхәт

Илебезгә тынычлыклар телик без.

Бик зур гыйбрәт алырлык бит

Каннар коеп, яши күп илләр.

Яшь балалар, карт карчыклар үлә

Имән кебек таза яшь ирләр.

Күпме тапкан маллар әрәм була

Күпме җаннар кыела.

Телевизор карап торсаң,

Ахры заман кебек тоела.

 

 

өйләнмәгән егетләргә

Балакайлар, гомеркәйләр бигрәк кыска

Шаулап килгән җил-давыллар

Сизелми дә таяк алган, хәлсез генә

Картлык килеп җитә ул.

Бик күпләрнең гомерләре әрәм уза,

Тормыш кормый, өйләнергә уйламый да.

Туа, үсә, эшли, үзе өчен эчә

Шулай итеп, рәхәт кенә, гомер уза.

Өйләнмәсәң, балалар да тумый кала

Соңгы көндә нишли инде бу бичара.

Ярдәм кулы сузар өчен бер кеме юк

Тере имгәк булып, хөкүмәт кулына кала –

Картлар йортына бара.

Ул йортта да эшләмичә генә рәхәт күрә.

Озакламый Әҗәлетдин килеп җитә

Бичараны җир куенына күмәләр.

Шулай итеп, ул ялкауның нәселе бетә

Балакайлар, уйланыгыз, соңга калмый

Өзләнегез, өйләнегез.

Илем өчен имгәк булып йөрмәгез сез

Әдәм дигән бөек исемнең кадерләрен белегез.

Тыныч илем өчен чын кешеләр булып,

Намус белән хезмәт итеп йөрегез, балалар үстерегез.

Сез бәхетле, раббым, сезне

Ил сакчысы, нәсел калдыручы итеп яраткан

Ата-бабалар да рәнҗеп ятыр

Нигезендә нәсел дәвамчысы булмагач.

Балалар, рәнҗемәгез,

Ялгызлыгыгызны кызганам.

Ил буенча бик күп бит сез

Күпме милләт югала.

Халык саны алган чакта

Бер файдагыз тияр,

Өйләнегез инде балалар.

Хатын-кыз ул мәрхәмәтле

Сез курыкмагыз алардан.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International