Рамилә Район сырхауханәсенең участок шәфкать туташы. Хәзерге вакытта өченче баласы белән декрет ялында. Фәрите – крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе. Үзенең техникасы бар, су белән тәэмин итүгә бәйле хезмәтләрне башкара. Фәрит Ябалак авыл җирлеге депутаты да. Хезмәт сөючән, кулы бар эшкә дә ятып тора. Авыл җыеннарында Фәрит Зиннуров адресына халыктан да, җитәкчеләрдән дә рәхмәт сүзләре еш яңгырый. Намуслы хезмәте күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Зиннуровлар төрле бәйгеләрдә, авылның гына түгел, районның да җәмәгать тормышында актив катнаша. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып бара, бергәләп бассейнга йөриләр, табигатьтә ял итәләр.
Бу гаиләнең йорт-җире, тормышы бар яктан да җитеш. Әнә шул җылы матур ояларында өч балалары үсеп килә. Булатлары быел бишенче класста укый. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләрме әле?! Булат та әтисе кебек тырыш булырга охшаган, һәр эшнең рәтенә, техника серләренә төшенеп үсә. Кадрияләре өченче класста белем ала, ул әнисенең уң кулы, һәр эштә булышчысы. Ә Нурисламнарына әле биш ай гына, абыйсы белән апасы яратып туя алмый бәләкәчне.