Кече Кайбыч авылының имам-хатыйбы Тимершин Мәгъзум гаиләсе , авыл мәчетендә Корбан ашы уткәрде. Авыл халкына бәйрәм котлауын Район Башлыгы Алберт Рәхмәтуллин җиткерде. Мәҗлестә шулай ук, авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина да катнашты. Тимершин Мәгъзум абый гаиләсенә олы рәхмәтебезне белдерәбез.