Морза Бәрлебашы авылы мәчетендә Корбан ашы үтте. Мәҗлесне Морза Бәрлебашында яшәүче Авыл Советы депутаты, шәхси эшмәкәр Хикматуллин Рөстәм гаиләсе үткәрде. Район башлыгы исеменнән бәйрәм котлауын, Петухова Фания Фаритовна җиткерде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Гыйзәтуллина Мөслимә авыл халкына тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Хикматуллин Рөстәм гаиләсенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.