Кече Кайбыч авылында гөрләп Авыл көне утте. Бу матур бәйрәмне оештыручы Зиннуровлар, Галеевлар гаиләләренә, бәйрәмне үткәрүдә булышкан авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәмне авыл мулласы Мәгзум абый дога белән башлап җибәрде, аннан сон район башлыгы Алберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады, ул барлык авыл халкын шушы бәйрәм белән котлады, дәвам итеп Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина уз теләкләрен җиткерде. Авыл көне җыр-моңга урелеп, төрле уеннар белән дәвам итте. Кунаклар өчен чә табыны кырылган иде, шулай пылау, хашлама, хот-дог һәм төрле ризыклар әзерләнгән иде.